Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Республика программалары яңарып тора

Төзелеш буенча дәүләт программаларының бүгенге көнгә кайсылары актуаль, алар нигезендә республикада күпме күләмдә эш башкарылган? Районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен әнә шундый темага багышланган пресс-конференция уздырылды. Ул Казанда "Татмедиа" ААҖнең брифинг-залында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында үтте. Быелгы планга кертелгән күпфатирлы йортларны ремонтлау 15 сентябрьдә...

Төзелеш буенча дәүләт программаларының бүгенге көнгә кайсылары актуаль, алар нигезендә республикада күпме күләмдә эш башкарылган? Районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен әнә шундый темага багышланган пресс-конференция уздырылды. Ул Казанда "Татмедиа" ААҖнең брифинг-залында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында үтте.
Быелгы планга кертелгән күпфатирлы йортларны ремонтлау 15 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш. Конференциядә каләм ияләре игътибарына җиткерелгән хәбәрләрнең берсе иде бу.
2014 елда республика буенча 151 мәктәп һәм 8 махсус (коррекцион) мәктәп капиталь төзекләндерелә. Аларны да яңа уку елына өлгертү мөһим. Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы аша республика бюджетыннан 2,55 млрд. сум акча бүленгән. Төзекләндерү 8 төрдәге эшчәнлекне үз эченә ала. Болар: түбә ябу, тәрәзәләрне алыштыру, керү урыннарын ремонтлау, санузелларны алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен, бүлмә ишекләрен, отмоскларны, фасадларны ремонтлау. Моңардан тыш, программа муниципаль берәмлекләрдән өстәмә финанслау, шулай ук, бюджеттан тыш акчалар (иганәчеләр, предприятиеләр ярдәмендә) хисабына өстәмә эшләр башкару мөмкинлеге дә бирә.
2014 елда балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча яңа социаль программа барлыкка килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 2014 ел планына республикада 13 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауга 100 млн. сум акча каралган. Хәзерге вакытка барлык шушы объектларда да ремонт эшләре инде төгәлләнгән.
Авылларны су белән тәэмин итү программалары расланып, 2014 елда халыкны эчә торган су белән тәэмин итү объектларын төзү эшчәнлеген министрлык "ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләре үсеше фонды" һәм муниципаль районнарның администрацияләре белән берлектә алып бара. Республикада 328 км суүткәргеч торбалар сузу, 28 артезиан скважинасы бораулау һәм 38 сукудыргыч башня торгызу бурычы алда тора. 115 объектка республика бюджетыннан 650 млн., Россия Федерациясе бюджетыннан 40 млн. сумлык финанс каралган.
"Мәдәни һәм күпфункцияле үзәкләр төзү" программасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, ә "Беренчел медицина-санитар ярдәм" сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше, агымдагы һәм капиталь ремонты" программасы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләнгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветеринария пунктларын яңарту мәсьәләсен күтәрде. Аларны тормышка ашыру өчен быелга шактый суммада акчалар бүлеп бирелгән.
Конференция барышында аңлашылганча, программалар яңарышлар кичерә, киләсе ел планнары формалаштырыла. Республика районнары аларда катнашу өчен активлык күрсәтергә бурычлы, чөнки җирлекләрдәге төзелешләр, капиталь төзекләндерүләр, нигездә, республикада расланган программалар кысаларында башкарыла.
2014 елда яңа программа
Быелдан бюджет өлкәсендәге объектларның җылылык котельныйларында пар казаннарын алыштыру буенча яңа программа барлыкка килде. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан беренче яртыеллыкта расланды. Хәзерге вакытта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан 2015-2016 елларда да аны тормышка ашыру планлаштырыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев