Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Сугыш елларыннан матур кайтаваз

- Бу көнне бик көттек, рәхмәт яусын! Тәннәрем таза булып, фатирның рәхәтен күреп яши алсам ярар иде, - дип, сөенече белән уртаклашты 18 гыйнвар көнне фатир ачкычын кулына алучы Тат. Суыксу авылыннан тыл ветераны Нәҗимә Латыйпова. Яңа йортны ачу тантанасына җыелган өлкәннәрне, шатлыкны уртаклашып килгән балаларны, оныкларны, күрше-күләнне чатнама суык...

- Бу көнне бик көттек, рәхмәт яусын! Тәннәрем таза булып, фатирның рәхәтен күреп яши алсам ярар иде, - дип, сөенече белән уртаклашты 18 гыйнвар көнне фатир ачкычын кулына алучы Тат. Суыксу авылыннан тыл ветераны Нәҗимә Латыйпова.
Яңа йортны ачу тантанасына җыелган өлкәннәрне, шатлыкны уртаклашып килгән балаларны, оныкларны, күрше-күләнне чатнама суык та куркытмаган иде. Чәчләргә, каш-керфекләргә бәс кунса да, бәйрәм рухы бар күңелне җылытып, күтәренке кәеф бүләк итте.
Актанышлылар белән бергә шатлыклы вакыйганы уртаклашып, ветераннар өчен төзелгән 30 фатирлы йортны ачу тантанасында катнашырга Казаннан мәртәбәле кунак ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин да килгән иде. Җылы фикерләр әйтте ул. "Актаныш төзелгән елларда Чаллыда эшли идем. Атна саен бирегә килеп йөрдем, буш яланда бер-бер артлы калыккан йортлар хәзер дә күз алдымда тора. Тырыш, эшчән халык яши монда. Ветераннар өчен эшләп килүче программа буенча да төзелеш эшләре күләмле һәм сыйфатлы башкарыла", - дип, көннең истәлекле вакыйгасына тукталды:
- Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында илебезне саклаганнарга мондый хөрмәт-ихтирам элегрәк кирәк иде. Бу программаның кабул ителүендә Татарстан Республикасының беренче Президенты, сезнең якташыгыз Миитимер Шәрип улы Шәймиевнең өлеше бик зур. 2005 елда ук ул Россия Президентына россиялеләрнең, шул исәптән сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын кабул итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге көнгә әлеге программа нигезендә Татарстанда 19 меңгә якын сугыш ветеранының торак шартларын яхшыртуга ирештек, - диде ул.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 23 гыйнвар, 2013 5 (9751) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев