Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Түбәдән су тама

Тып-тып тамчы тама. Тамган саен фатир хуҗаларын борчуга сала. Аш кастрюльләре, тезелешеп, түшәмнән агып төшкән яңгыр суын җыя. Актаныш авылындагы Ленин проспекты 17 нче йорт, 22 нче фатирда безне шундый күренеш каршы алды. Филиза ГОМӘРОВА. - Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде әле. Июль ае ахырындагы көчле яңгырда кухнябызны...

Тып-тып тамчы тама. Тамган саен фатир хуҗаларын борчуга сала. Аш кастрюльләре, тезелешеп, түшәмнән агып төшкән яңгыр суын җыя. Актаныш авылындагы Ленин проспекты 17 нче йорт, 22 нче фатирда безне шундый күренеш каршы алды.

Филиза ГОМӘРОВА.

- Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде әле. Июль ае ахырындагы көчле яңгырда кухнябызны су басты. Без өйдә юк идек, кайтып керсәк, идәннәр тулы су, - дип, биредә яшәүче Наилә Ризванова үзләрен борчуга салган вакыйга белән таныштырды.

- Кухняның түшәменә косметик ремонт ясаганга бер-ике генә ай. Башка бүлмәләргә тотынырга куркып торабыз инде хәзер, әнә обойлар идәндә ята, - диде ул.

Алар ике катлы йортның икенче катында яшиләр. Йортка 2009 елда капиталь ремонт та үткәрелгән, югыйсә. Түбәсен профнастил калай белән япкан булганнар. Тик бүген әлеге фатирда гына түгел, аның подъезд идәне дә яңгыр суыннан күлләвеккә әйләнгән.

Узган ел күрше подъездда да шундый хәл килеп чыккан, анысын килеп, ремонтлап киткәннәр. Ләкин яңгыр суы, юлын үзгәртеп, Ризвановларны эзләп тапкан.

Ризвановлар "Яран" торак милекчеләр ширкәтенә 29 июльдә гариза язганнар.

Чаллыда эшләүче кызлары Ләйсән Ризванова да бу хәлнең тагын күпмегә сузыласын тиешле инстанцияләргә шалтыратып белешеп тора. Без дә аның үтенече белән килдек бирегә.

- Әниләр авылга киткәч, башланган бу яңгыр, идәннәр, гарнитурлар, микродулкынлы мич өстенә су үтеп, бөтенесе чыланган. Менә бүген дә шул ук хәл кабатлана. "Яран"га телефоннан шалтыраткан идем, әле 20 нче йортны эшлибез, диделәр. Кыска гына вакытка ял итәргә әтием-әнием янына кайткан идем, менә шушындый вакыйгалар килеп чыгып, безнең гаиләне борчуга салды. Мин шуңа гаҗәпләнәм: бездә нигәдер шалтыратуга ук килеп эшләп китәргә ашыкмыйлар. Югыйсә, гариза язганчы, алданрак телдән дә мөрәҗәгать иткән идек, - ди Ләйсән.

Капиталь төзекләндерүнең барышы турында без дә матбугат чараларында еш яктыртып барырга тырыштык. Белүебезчә, күпфатирлы йортлардагы ремонтлар федераль программалар нигезендә алып барыла һәм аның сыйфаты махсус экспертлар тарафыннан даими тикшерелеп тора. Кызганыч, ремонтланган йортларда яшәүчеләрнең генә моң-зарлары бетеп җитми.

Төзелеш оешмалары капиталь төзекләндергән күпфатирлы йортларны карап-төзекләндереп тору өчен "Яран" торак милекчеләр ширкәте җаваплы. Без әлеге ширкәть җитәкчесе белән Тынычлык проспектындагы 20 нче йорт янында күрешеп сөйләштек.

- Нигә халык үз фатирында тыныч кына яши алмый, нигә аның түшәменнән яңгыр суы үтә?

"Яран" торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев бу нисбәттән үзенең җавабы, фикерләре белән авырсынмыйча уртаклашты:

- Район үзәгендәге 72 күпфатирлы йорт "Яран" торак милекчеләр ширкәтенең техник хезмәт күрсәтүендә тора. Быелгы көчле яңгырлар шуларның 8ендә түбәләрдән су үткәнне күрсәтте Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис" оешмасы белән килешү төзеп, аларны ремонтлый башладык. Ленин проспектының 106 йорты түбәсен бөтен килеш ябып чыктык. 365 мең сумга төште ул. Бу күпфатирлы йортны Казанның "Элион" оешмасы эшләгән иде, аларны хәзер кайдан эзләп табасың? Үзебезнең көч белән ныгытырга туры килде.

Хәзерге вакытта Тынычлык проспектының 20 нче йортындагы түбәне кабаттан ябу белән шөгыльләнәбез. Аның түбәсе ябылганга 10 еллап булыр, ул вакытта аны Башкортстанның Агыйделеннән төзелеш бригадасы эшләгән. Ләкин сыйфаты ягыннан бик түбән. Примыканиеләрне дөрес итеп эшләмәгәннәр. Монтаж күбекләре белән алдап китү очраклары бар. Югыйсә бу түбәләр 50 елга гарантия белән ябылган.

Бүген-иртәгә монда эш төгәлләнәчәк, шуннан соң ук без Ленин проспектының 17 нче йортына күчәчәкбез. Сүтеп, примыканиеләрен кабат эшлисе була. Әлеге йортта капиталь ремонтны Бөгелмәнең ПСБ-2 оешмасы башкарган иде. Аннары безне 11 нче йортта көтеп торалар.

91 нче, 21 нче һәм 4 нче йортларның түбәләре ныгытылды. 110 һәм 37 нче йортлар чиратта тора. Ветераннар өчен төзелгән 104 а йорты өр-яңа йорт булса да, анда да су үтә. Подрядчылар бу урында 2 августта кабаттан эш башларга тиешләр. Тынычлык проспектының 34 нче һәм 35 нче йортлары да күптән түгел капиталь төзекләндерелгән иде, кимчелекләре яңгырлар башлануга килеп чыкты. Капиталь ремонт ясаган подрядчы оешмаларның үзләрен китертеп, аларның түбәсен ремонтлаячакбыз.

- Кабат-кабат ремонт ясау милекчеләр кесәсеннән чыкмый дип кем гарантия бирә?

- Агымдагы ремонт акчасы үзебездә җыелып бара. Аның 50 процентын, ә капиталь ремонт өлешен тулысынча ГИСУга күчерәбез. Агымдагы ремонт акчасының үзебездә калган өлеше әлеге максатларга юнәлдерелә.

- Менә шулай өстәмә чыгымнар тотылып, яңадан ремонтланган түбәләрнең алга таба да су үткәрмәячәгенә гарантия бармы соң?

- Шуңа күрә дә үз эшенең осталарын җәлеп иттек. Барлык 8 йортны да ышанычны аклаган "Газстройсервис" оешмасы эшчеләре белән эшлибез. Яңадан берәр кимчелеге килеп чыкса, аларны эзләп табуы кыен булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев