Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”

Республика районнары белән берлектә үткәрелгән видеоконференциянең чираттагысы "ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында"гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге сөйләшү су басу мәсьәләсеннән башланды. Республикада килеп туган...

Республика районнары белән берлектә үткәрелгән видеоконференциянең чираттагысы "ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында"гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге сөйләшү су басу мәсьәләсеннән башланды. Республикада килеп туган әлеге вәзгыять турында ТР Премьер-министры Илдар Халиков игълан иткәнчә, 2013 йортта яшәүче 146 мең кешенең яшәешенә язгы ташу проблема китергән. Президент каза күргән кешеләр игътибардан читтә калмасын өчен, тиешле ярдәм күрсәтү зарурлыгын искәртте.
Күпфатирлы йортларны ремонтлауга килгәндә, быелга планлаштырылган йортларны ремонтлауга керешмәүче, графиктан калышучы районнар бар. Гомумбелем бирү учреждениеләрен төзекләндерү буенча да агымдагы эшләр анализланды. Безнең районда күпфатирлы йортларны төзекләндерүне 1 июньгә, Актанышның 1 нче мәктәбен һәм Яңа Әлем мәктәбен 1 июльгә төгәлләү бурычы алда тора.
Күпбалалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсен гамәлгә ашыру юллары камилләшә бара. Гаилә кайда яши, аңа җирне шуннан бирү турында да сүз бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев