Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Түбән Камада яшәүче якташлар туган авыллары Такталачыкта су будкасы ясап куйган

Авылларыбыз яшәешенә битараф булмаган, читтә яшәүләренә карамастан җирлек сулышы белән гомер итүче, авылларыбызны чисталыкта, матурлыкта тотуга ярдәм күрсәтүче авылдашларыбыз көннән-көн артуы сөендерә.

Бүген Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз, Вәсимә Сәет кызы Рәхмәтуллина (Мутина), тормыш иптәше Ринас Рәфис улы Рәхмәтуллин белән, бакыйлыкка күчкән әбиләре Шәмсехаят апа рухына изге дога булып ирешсен дип, күршеләрен куандырып, Такталачык авылының Кооператив урамындагы су колонкасына яңа будка урнаштырдылар.
 Вәсимә Сәет кызына һәм Ринас Рәфис  улына  саулык-сәламәтлек телибез, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын!

Реклама

Афәрин, туган авылларын онытмаган якташларыбызга без дә чын күңелдән рәхмәтләр әйтәбез. Игелекле гамәлләрегез дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев