«Актаныш-Мөслим» юлы ремонтын тәмамладылар
Актаныш районында «Актаныш-Мөслим» автомобиль юлы ремонты тәмамланды. Төзелеш эшләре «Яшәеш инфраструктурасы» милли проекты кысаларында башкарылды.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш — Мөслим» автомобиль юлының 5,8-8,7 км участогында ремонт эшләре төгәлләнде.
Ремонтланган участокның озынлыгы 3 чакрымга якын (2,95 чакрым). Ремонт барышында иске асфальт-бетон өслекне фрезерлау, вак таш-ком катнашмасыннан булган нигезне киңәйтүләр, шулай ук А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау эшләре башкарылды. Өске катлам сыйфатында 20,6 мең кв.м мәйданда ЩМА-8 кулланылган. Моннан тыш, кырыйларга 8,5 мең кв. м мәйданда м-400 вак ташы салынган һәм юл билгеләре ясалган.
Юл 19 торак пункт аша уза һәм М-7 федераль трассасына чыгуны тәэмин итә. Ремонтның заказчысы — «Главтатдортранс» ДКУ, подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртуга һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга ярдәм итә. Материал ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев