Актаныш районында быелгы төзелеш эшләренең гомуми суммасы 1 миллиард сумнан арта
2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Актаныш районында масштаблы төзелеш эшләре алып барыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китте. Проектларны гамәлгә ашыру муниципалитетның социаль һәм инфраструктура өлкәләрен комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.
Район башлыгы Ленар Зарипов төзелеш эшләренең актив стадиясендә булган төп объектларын шәхсән үзе карап чыкты. Ленар Рафакович район үзәк хастаханәсе каршында төзелүче диагностика үзәгендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды.
Актанышның Җиңү паркы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан реконструкция кичерә. Биредә мемориаль комплекслар тулысынча яңартыла, Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның исемнәре өстәлә.
Гадәттән тыш хәлләргә җавап бирүнең оперативлыгын арттыруны тәэмин итүче гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге бинасы төзелеше тулы куәт алды.
Яңа Әлем мәктәбе заманча белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә, биредә көн таләпләренә җавап бирүче инновацион сыйныфлар ачылачак.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев