Актанышта яшәүче Шайхразиевлар гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен дәүләт субсидиясе алды
Актаныш районында яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә. Күптән түгел Илнур һәм Алия Шайхразиевлар гаиләсе уллары Тимур белән «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында дәүләт ярдәменә ия булдылар.
Әлеге проект нигезендә, Шайхразиевлар гаиләсенә торак бәясенең 5 проценты күләмендә дәүләт субсидиясе алды. Бу ярдәм аларга торак шартларын яхшыртырга һәм үзләренең җылы, уңайлы йортларын булдыруга тагын бер адым ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Шәйхразиевлар гаиләсен бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Яңа йортыгыз һәрвакыт җылы, нурлы һәм бәхетле булсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев