Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә безнең ишек алдында...

“Ә безнең ишегалдында...” конкурсында катнашуның бүген соңгы көне

Актаныш районында яшәүче матурлыкка гашыйк халкыбызны Яңа елга иң матур бизәү буенча конкурста катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләр ике этапта район һәм республика буенча билгеләнәчәк.

Бәйрәм бизәкләре, Яңа ел символы булган яшел чыршылар районыбызның үзәк мәйданында, Актаныш һәм район авылларындагы урамнарда, оешмалар һәм сәүдә нокталары биналарын ямьләп тора. “ТАТМЕДИА” АҖ  йорт яннары территорияләрен бизәү буенча “Ә безнең ишегалдында...” исемле конкурс игълан итүен без укучыларыбызга җиткергән идек инде. Бүген бәйгегә катнашуның соңгы көне. 

Катнашу шартларын исегезгә төшерәбез:

1.Яңа елга ишегалларын яисә йорт подъездларын бизәргә;

2.Фотога һәм видеога төшереп, “ВКонтакте” социаль челтәрләренә урнаштырырга;

3.#аунасводвореТМ#татмедиа15 хэштегы куярга;

4.Фотоны airs16@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Бәйге өч номинациядә узачак: “Иң яхшы шәһәр ишегалды”, “Район үзәгендәге иң яхшы ишегалды”, “Авыл җирлегендәге иң яхшы ишегалды”.

Беренче этапта җиңүчеләр район массакүләм матбугат чараларында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Ул 5нче гыйнвардан 8нче гыйнварны да кертеп уздырылачак.

Республика дәрәҗәсендәге этапка район һәм шәһәр этапларында иң күп тавыш җыйганнар узачак. Алар өчен “ТАТМЕДИА” АҖнең республика ресурсларында яңадан тавыш бирү оештырылачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр “ТАТМЕДИА” АҖнең символикасы төшерелгән дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев