Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә безнең ишек алдында...

Иске Кормаштан Әскәровлар шәхси хуҗалыкларын Яңа елга иң шәп әзерләүчеләр булып танылды

Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар Иске Кормаш авылында яши. Әлеге гаиләнең йорт алдына, урамга төрле кар сыннары ясап «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан игълан ителгән «А у нас во дворе- Ә безнең ишек алдында» республика бәйгесендә катнашуын хәбәр иткән идек. Әлегә бәйгенең нәтиҗәләрен көтәбез. Әскәровларның иҗади хезмәтләре район бәйгесендә җиңү яуларга өлгерде инде.

          Авыл җирлекләренең, шәхси хуҗалыкларның Яңа елга бизәлешен карап-барлап чыккан комиссия нәкъ менә Данияр һәм Тәрҗимә иҗат иткән композицияне районда иң яхшысы дип тапкан.  Районкүләм бәйрәм чарасында Әскәровларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та тәбрик итте, диплом һәм акчалата бүләк тапшырды. 

        Райондашларыбызга республика бәйгесендә дә уңышлар телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев