Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
АКТАНЫШ ТУФРАГЫНДА ТУГАННАР

Бу җирне җыр итәргә тугансың, Гөлия!

Күптән түгел генә мөхәрриятебездә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияты талибәсе, күпсандагы бәйгеләр лауреаты, яшь җырчы Гөлия Зәһердинова булды. Танылу яулап килгән якташыбыз белән форсаттан файдаланып әңгәмә корып алдык.

— Хәерле сәгатьтә, Гөлия! Хәзер син студентка булгач, Казанда укыгач Актанышка, газиз туган ягыңа кайту сирәктер. Ә кайткан вакытлар бигрәк тансыктыр. Күңелеңдә нинди тойгылар әлеге вакытта?

— Актанышка кайткач — ностальгия! Кечкенә, ваемсыз чаклар искә төшә. Таныш мәктәп, балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, мәдәният йортларын күргәч — җылы хатирәләр искә төшә, күңелем дә тулу ихтимал. 


— Син бит әле бу кайтуыңда сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында да булдың. 

— Укучылар белән очрашуым бик матур үтте. Мәдәниятебез, сәнгатебез белән кызыксынучылар шактый күп булганлыгына тагы бер кат куандым. Үземнең сыйныфташлар, яраткан укытучыларым белән күрештем. Бик күңелле булды. Сораулар бирделәр. Ә мин ихлас аралаштым. Үзем дә шушы гимназияне тәмамладым.

— Уңыш-казанышларың да ифрат күп, дип беләм, Гөлия.

— Иң тәүге чиратта «Йолдызлык» телевизион фестивалендә җиңүләрем, бөек шәхесебез, татар җыр сәнгате мэтры Илһам Шакировның истәлегенә багышланган «Илһам чишмәләре» конкурсында да матур уңышларга ирештем. Аеруча минем өчен кадерле ул — күренекле якташыбыз, РФ атказанган, ТР халык артисткасы Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль, анда 1 дәрәҗә лауреат булдым. Миңа шуннан соң Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин кебек эстрада йолдызларыбыз белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмайды. Ул Муса Җәлил исеменәге Дәүләт опера һәм балет театрында үткән, Ә. Авзалованың 90 еллыгына багышланган концерт, хәтер һәм кадер кичәсе булды. 


— Афәрин, Гөлия! Әлеге уңышларың, яулаган үрләрең синең илһам канатларыңны ныгыттымы?

— Әлбәттә, зур тәҗрибә. Олы сәхнәдә чыгыш ясау, олы аудитория — үзе бер сынау да, горурлык та булды миңа. Сәхнәне мин бик яратам. Талантлы кешегә һәрчак үсү мөһим, яңа мөмкинлекләргә ирешү.

— Бик баналь сорау бирим әле. Кайчаннан җырлый башладың?

— Гомумән, үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Шулай да, минем җыр-моңга сәләтемне башлангыч сыйныфларда укытучым Рушания Котдусовна күреп алды да, әниемә мине сәнгать мәктәбенә укырга бирергә киңәш итте. Сәнгать мәктәбендә Чулпан апа Салихова мине вокал бүлегенә кабул итте, төркемнәр ул вакытта тупланып бетсә дә, җырлавымны ошатты. Хәзер исә мин Сирина апа Исламова белән шөгыльләнәм.

Ул миңа кирәккәндә өйрәтеп җибәреп, үгет-нәсыйхатләрен биреп тора. Әлегесе көнне Казанда укысам да, Актанышка кайткач та, аңа бармый калган чагым юк. 


— Мәркәзебез Казан — өр-яңа мөмкинлекләр бит ул! Андагы мохит ничек сиңа?

— Безнең көллиятебез бик югары таләпләр куя, ноталар, сольфеджиоларны яхшы белү кирәк. Әлегесе көнне мин конерватория тәмамлаган Айгөл Ришат кызы Гардисламова курсында белем алам. Ул бик яхшы мөгаллимә, үз эшенең чын профессионалы. Көллияттә мин фортепианода уйный башладым. Кеше моңарчы нинди инструментта уйнаса да, көлияттә фортепианода уйнау серләрен үзләштерергә тиеш.


— Гөлия, мәктәп елларыңда синең хоккей өлкәсен үз иткәнеңне, хәтта ки команда капитаны булганыңны беләм. Җыр белән хоккей арасында ничек сайладың сәнгатьне?

— Ул чакларда әллә ни җыр белән ныклап мавыкмагандадыр. Хоккей кызлар эше түгел, дидем дә, җырны сайладым. Командадагы кызлар белән дә аңлашмаучанлыклар килеп туган иде. Киткәнемә үкенмим!

— Гомумән, менә җырлар башкарганда йөрәгеңне нинди хисләр били?

— Нинди җыр икәненә карап, аның темасына бәйле кичерешләр. Мин озын җырлар яратам, күпчелек шундыйларны җырлыйм. Тиз башкарыла торганнарны бик сирәк сайлыйм. Озын, сузылып җырлый торган җырларны башкарганда — мин автор сурәтләргә теләгән атмосферадамын. Җырга кереп китү, аның төп мәгънәсен аңлау мөһим. Артистның кыяфәте дә, киеме дә пөхтә, чиста, зәвыклы булырга тиеш. 


— Социаль челтәрләр дә — бүгенге буын җырчыларның танылуына менә дигән этәргеч бит, Гөлия?

— Әйе, нәкъ шулай! Үзем дә шәхси аккаунтымда уңышларымны күрсәтеп барырга тырышам. Кайчак каверлар куям. Элеккеге педагогларым, хәтта балалар бакчамдагы тәрбиячем Светлана ападан да хуплау комментарийлары алам. Гомумән барлык откликлар һәм фикерләр миңа яңадан-яңа иҗат казанышларына ирешүгә көч өсти.

— Республиканың «Ватаным Татарстан» газетасының 27 октябрь санында Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Габдулла Тукай исемсендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның фикере басылган иде: «Сәхнә чүп-чар белән тулды. Өметле яшьләр бик күп. Әмма замана җилбәзәклегенә иярәләр. Үткән дәвер җырчылары, композиторлары, шагыйрьләре калдырган мираска сакчыл караш юк» дип бик нык җаны әрнегәнен белдергән ул. Синең караш нинди әлеге фикергә?

— Бу фикер белән килешәм. Сәхнә — мәдәният урыны, культуралы булу кирәк! Сәхнәдә дә тәртип булсын иде. Талантлы яшьләргә игътибар ныграк булсын иде. Алар йомылып, сәләтләре ачылмыйча калмасыннар.

— Җырлыйсы музыка әсәрен ничек сайлап аласың?

— Миңа җырларны остазым Сирина Муллаян кызы да, әти-әнием дә актив сайлаша. Әти-әнием дә җыр сәнгатенә мөкиббән шәхесләр. Гомумән, күпләр сайлаша(көлә).

— Кемнәрдән үрнәк алып иҗат итәргә тырышасың, Гөлия?

— Яшь җырчылар арасыннан Алия Карачуринаны үз итәм. Сәхнәдә тыйнаклык, матурлык ул җырлаганда.


— Буш вакытларың бик сирәк буладыр. Ә шулай да, ниләр белән шөгыльләнәсең андый чакларда?

— Фортепиано. Кәеф әйбәт булганда яисә күңелсезлек биләп алганда да, "ВК"да аккордлар белән төркемнәрне ачып куям да, уйныйм, осталыгымны арттырам бу уен коралында.


— Алга нинди максатлар куясың?

— Татар мәдәниятенә хезмәт итү, халкыма җырларны матур итеп җиткерү.


Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Гөлия! Максатларың, алдагы тормышка теләкләрең дә бик изге. Һичшиксез синең уңышларың белән Актаныш төбәге халкына горурланып яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев