Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актаныш районында археологик казынулар бара

Хәтта ки кеше сөякләренә кадәр табылган. Күрәсең, борынгы каберлекләр урыны.

Татарстан белән Башкортстан территорияләрендә яңа трасса салыну сәбәпле археологларыбыз зур-зур эшләр алып бара.
Безнең Актаныш районы яңа федераль трасса төзү үзәгендә тора. Районның Иске Байсар авылы янында археологик тикшеренү эшчәнлеге 20 июньнәрдә башланып киткән иде. Федераль әһәмияттәге зур юл булачак урыннарда археологларны күрү белән алар янына юнәлдек.

Экспедиция җитәкчесе Максим Валентинович Стародубцев һәм Елена Владимировна Вилданова. Казу эшләренә төрле оешмалардан белгечләр, шулай ук волонтёрлар җәлеп ителгән.

Без экспедиция җитәкчесе Максим Стародубцев белән сөйләшеп алдык:

— Тикшерү эшләре барышында 2021 елда археологик казу эшләре үткәрелде һәм якынча 17 гасыр стоянка табылды. Ул «Беренче Чишмәбаш стоянкасы» исемен ала һәм хәзерге вакытта биредәге тарихи истәлекләрне саклап калу максатыннан казу эшләре алып барыла. Ягъни бу һәйкәлне югалтмас өчен өчен, «М 7» трассасын төзү һәм төзекләндерү белән бәйле рәвештә. Безнең максат — төзелешкә эләккән һәйкәлнең өлешен өйрәнү. 


Четерекле һәм катлаулы эш нәтиҗәсендә табылган әйберләр ифрат күп. Алар борынгылыгы белән дә шаккатыра.

Әлегә билгеле булган стоянканың мәдәни катлавы шактый ярлы. Материаллар зур территориягә бүленгән. Бу биредә бронза чоры халкының кыска вакытлы яшәвен күрсәтә ала.

Моннан тыш, стоянка чикләрендә борынгы тимер гасырны, атап әйткәндә, датасы булган пьянобор археологик культурасын каберлекләре ачыкланган. Күмелгән җирләр тирән сөрү һәм җәнлекләр тарафыннан бераз зыян күргән.
Күмү урыннарында костюм элементлары, бронзадан төрле җиһазлар, асылмалар очрый. Җирләүләрнең шактый өлеше инвентарьсыз. Аерым каберләрдә бер генә бронза уклар башлары табылган. Күпләп ул чор кешеләре күмелгән каберлекләр дә очрый.

Алынган материаллар бронза һәм иртә тимер гасыр чорында көнчыгыш Кама аръягы халкының матди һәм рухи мәдәнияте турындагы күзаллауларыбызны тулыландырырга тиеш. Табылган барлык археологик табылдыклар, остеологик материаллар дәүләт музей фондына тапшырылачак.

Галимнәренең бергәләп казу эшләре уртак үткәнебезне өйрәнү планында мөһим вакыйга. Һәм ул башлана гына! Актаныш ягы тарихы турында күп яңалыклар белербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев