Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «РОСТКИ» халыкара форумында катнаша

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнаша.

Форумда катнашу Актаныш районы өчен алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен барлау ягыннан мөһим. Әлеге форум — эшлекле аралашу мәйданы гына түгел, ә республика һәм ил икътисадын үстерү, яңа хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен мөһим мәйданчык.

«РОСТКИ» халыкара форумында

 
Соңгы 10 елда Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 12 тапкырга арткан: 264,3 миллион доллардан 3,35 миллиард долларга кадәр җиткән. Бүген Кытай — Татарстанның иң зур тышкы сәүдә партнеры. Яклар арасында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү өчен мөмкинлекләр зур.

«РОСТКИ» халыкара форумындаТехнологияләр, логистика һәм агросәнәгать комплексы өлкәләрендә Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү район икътисады өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Төп максат — заманча проектларны гамәлгә кертү, яңа эш урыннары булдыру һәм район халкының тормыш сыйфатын күтәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев