Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Килә шофёр, җилә шофёр, руле төшми кулыннан: Сораштыру үткәрдек

Илебездә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан «Актаныш-информ» берникадәр водительләр белән аралашып алды.

Актанышның 5 санлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Хуҗина:

— Праваны 2003 елны алдым, ләкин тимер атны иярләү 2014тә насыйп булды. Хәзер машинасыз йцрүне күз алдына да китереп булмый, элек ничек йөрдек икән, дип уйлыйм. Рәхәт инде, ватылмасын гына, бензинга акчаң җитсә — кая кирәк шунда барырга була.

Шофёрларга ашыкмыйча, бер-берсенә хөрмәтле булып, нинди генә хәлләр булмасын, ашыгасыңмы яки юкмы — юл кагыйдәләрен бозмыйча гына юлларда йөресеннәр иде. Яңа гына руль артына утырганнарга да, инде остарганнарга да теләк шул, һәр шофёр барган җиреннән өенә исән-имин кайтсын иде. Иң мөһиме — истә тотыгыз, юл хатларны гафу итми, кичерми!

Чираттагы респондентыбыз — Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае методисты Габдулла Вафин:

— Руль артында бик күптән, 30 еллап бардыр. Монсы бишенче машинам. Ерак юлга чыкканда белгән догаларымны укып чыгам, шуңа авариягә юлыкканым юк. Иң мөһиме, ашыкмаска кирәк. Юлда йокың килсә, машинаңны туктатып йоклап алырга кирәк һәм бүтән юлчыларга да хөрмәт белән карарга, диде ул.

Ханты-Мансийск шәһәрендә гомер итүче милләтәшебез Раушания Исхакова белән сөйләштек:

— Бәләкәй чакта капка төбендә ахирәтләрем белән утырганда колхоз рәисенең ак төстәге «Волга» машинасы үтеп китсә яхшы машина, дип карап кала идем. Үсә төшкәч, их, егетем бай булсын иде, ак машинасы булсын иде, дип теләдем. Ул вакытта руль артына утырырга иде дигән теләк юк иде. Чөнки машиналар сатуда юк, «блат» булса гына алып була торган чаклар...

Уку бетереп, кулга диплом алгач, юллама белән Себер якларына киттем. Ул вакытта квартира алырга акча эшләрбез дә, өч елдан соң кире кайтырбыз дип уйлый идек. Ә Себер җирләре миңа икенче язмыш теләде. Гаилә кордык, кызыбыз, улыбыз туды. Тормыш иптәшем вахталап эшли иде. Балаларны укырга, музыка мәктәбенә, тренировкаларга йөртергә кирәк. Ул вакытта таксилар да юк иде. Бер дустым курслар ачылды, водительгә, әйдә укыйбыз дигәч ризалаштым. 1997 елда экзаменнарны биреп кулга машина йөртү хокуклыгы биргән таныклык алгач әкеренләп машина йөртә башладым. Барлык үткән чараларда катнашырга да вакыт күбрәк кала башлады.

Балачак хыялым да тормышка ашты. Ул вакытта Волга машинасын да алдык. Минем өчен ул машина бик зур иде, балалар белән туган якларга кайтып йөрү өчен дә бик уңайлы булды.

Еллар бик тиз үтәләр. 26 ел үтеп тә киткән. Бу бәйрәмне мин елда көтеп алам. Дусларым котлыйлар, изге теләкләр телиләр, хәтта шигырь юллары белән котлаучылар бар. Дусларыма мең рәхмәтлемен.

Күпләр сорый, машина йөртү авырмы, гел син руль артындасың дип әйтүчеләр дә бар. Бик яратам сәяхәт итәргә. Руль артына утыргач, бөтен арулар онытыла, кәефләр күтәрелә, музыканы кабызасың да юлга чыгасың.

Хәзерге көндә руль артында утырган көчле, чибәр ханымнарны күреп шатланып та куям. Аларга уңышлы, якты юллар телим. Һәрвакыт юлларыгыз тыныч булсын, үзегез теләгән җирләргә исән-сау барып җитегез. Бүгенге бәйрәм күңелле үтсен.

Машина йөреткән кеше
Белә ул юл газабын.
Җай гына йөреп барганда
Басып куя ул газын.
Юкка түгел, ашыкканнан
Килеп чыга уйсызы.
Бик тә шома йөри юлда
Чакмагышның бер кызы.
Үзе уңган, эше бик күп —
Гомере үтә юлда.
Себердән хәтле ул кайта
Руль артында ел да.
Әфәрин син, булдырасың,
Раушания, мин хуплыйм.
Водительләр көне белән
Үзеңне ихлас котлыйм.
Ин изге теләкләр белән якташың Нәкыя (мәгариф тармагы ветераны).

Сәмига Фарухшина да руль артында бик озак еллар дәвамында:

— 1975 елларда «УАЗ» һәм «Запорожец» машиналарында йөри башлаган идем. Водительлек стажымда беркайчан да күңелсез хәлләргә юлыкканым булмады. Аварияләргә дә очрамадым, шөкер. 
Барлык шофёрларга да имин юллар насыйп булсын!

Юлларда иминлек телибез!

Фотосурәттә сез Раушания Исхакованы күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев