Татулык үрнәге алар
Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бер-береңә хөрмәткә, тугрылыкка, мәхәббәткә бәйле, диләр биш бала тәрбияләүче Сабировлар.
Олыимән авылында гомер кичерүче Венера һәм Илнар Сабировлар гаиләсен авылдашлары үрнәк гаилә буларак белә. Алар төп йортта әти-әниләре Рөстәм абый һәм Нурия апа белән бергә яшиләр. Өч буын вәкилләре гөрләшеп, дус-тату булып тормыш итәләр.
Илнар биш балалы гаиләдә өченче булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Олыимән мәктәбендә ала. 10-11 сыйныфта Киров мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына. Ил алдындагы бурычын Грозный шәһәрендә 46 нчы бригадада сопер булып үти. Кайткач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында умартачылык һәм ясалма орлыкландыру технологы белгечлеген үзләштерә. Кулына диплом алгач, бераз авылда эшли, аннан бәхет эзләп Чаллыга китә. Әмма туган якны, әти-әнисен ярату хисе аны кабат авылга алып кайта.
Илнар бүгенге көндә “Әнәк” агрофирмасының Киров,
Олыимән һәм Айман бүлекчәләрендә технолог булып хезмәт куя. Аның бу вазыйфаны башкаруына унбиш ел инде.
Венера тумышы белән Мамадыш районы Кама урманчылыгы поселыгыннан. Әтисе Рафыйк Венера 4 нче сыйныфта укыганда вафат була. Түбән Кама шәһәрендәге мәктәпне тәмамлагач, шунда педагогия көллиятенә укырга керә. Әнисе Тамара Олыимән авылына кияүгә чыккач, Венера да Олыимәнгә кайта. Кибеткә сатучы булып урнаша. Шунда Илнар белән таныша.
Читтә бәхет тапмадык
Күзләре очрашуга ук, үз кешеләр булуын аңлый алар. Танышу – дуслыкка, дуслык мәхәббәткә әйләнә. Алты айлап йөриләр дә, гаилә корырга уйлыйлар. 2006 елда гөрләтеп туй итәләр.
– Илнарның нинди сыйфатлары сезне үзенә җәлеп итте?
– Илнар нык әйбәт гаилә башлыгы. Ул тыныч, эшчән, ипле. Балалар өчен дә, минем өчен дә ныклы терәк, – ди Венера.
– Хәзер яшьләр әти-әниләр белән торырга тырышмый. Сезнең каенана-каената белән бергә торуыгызга ничә ел булды?
– Унсигез ел бергә торабыз. Актанышта да, Чаллыда да яшәп карадык, барыбер шушында, әти-әни янына кайттык.
– Хәзерге буын яшьләр
күпләп бала алып кайтырга курка. Сездә дә андый курку булмадымы?
– Өйләнгәнче үк, минем дә биш бала булачак дигән хыялым бар иде. Аллаһка шөкер, ул хыял тормышка ашты. Дүрт кыздан соң, малай да алып кайттык. Нәсел дәвамчыбыз ул, – дип сүзгә кушылды Илнар.
– Биш баланы тәрбияләү авыр түгелме? Ничек өлгерәсез?
– Мин иртән иртүк чыгып китәм. Кич кенә эштән кайтып керәм. Барлык йорт эшләре, балаларны тәрбияләү Венера һәм әти белән әни өстендә. Әти белән әнинең балаларны
тәрбияләшүдә өлеше зур. Алар йортка да, балаларга да күз-колак. Балалар ачык ишеккә кайтып керәләр. Тамаклары тук. Шуңа без дә тыныч күңел белән эшләп йөрибез.
– Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Балалар үзара дус-тату. Өлкәнрәкләре кечкенәләрен карарга ярдәм итәләр. Әти белән әни – ныклы терәгебез. Аларның балаларны тәрбияләшүдә ярдәмнәре нык зур, – ди Венера да.
– Дус-тату яшәүнең сере нидә дип исәплисез?
– Сабыр, түзем булырга, олыларны хөрмәт итәргә кирәк дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, без әти-әниләр белән дус яшибез, – ди Венера.
– Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый...
– Андый вакытта сабыр, бер-береңә юл куярга кирәк дип уйлыйм.
– Савыт-саба шалтыраса да, моңа кадәр бер вакытта да ватылмады. Инде алга таба да иминлек белән яшәргә язсын, – дип килененең сүзенә куәт өстәде Нурия апа елмаеп.
Беренче урында – әти-әни
Әлеге гаиләдә әти-әнигә хөрмәт хисе әллә кайдан күренеп тора. Бу аларның үзара мөнәсәбәтендә дә, аралашуларында да сизелә. Ашарга бүлгәндә дә иң беренче тәлинкә Рөстәм абыйга, аннан Нурия апага куела. Оныклар исә әби-бабаларына сарылып кына торалар.
Рөстәм абый белән Нурия апа да авылда зур ихтирамга лаек кешеләр. Икесе дә гомер буе хуҗалыкта намуслы хезмәтләрен куйганнар.
– 1974 елда Буазкүл авылыннан шушы авылга, ишле гаиләгә килен булып төштем. Рөстәмнәр җиде бала иде. Бер апалары гына кияүгә киткән иде. Каенанам, каенатам белән бик тату булдык. Ел ярым бергә яшәдек тә, энесе өйләнгәч, үзебез өй алып чыгып киттек, – диде Нурия апа.
Рөстәм абый тумышы белән Бишкүмәч авылыннан. Шунда үсеп, армия сафларына алына. Хезмәт юлын шофер булып башлый. Аннан Алабуга шәһәрендә ветеринар техник һөнәренә укый.
– Луговая дигән участокка ветеринар табибы итеп җибәрделәр. Шунда Нурия белән таныштым. Аның эшчән, чибәр булуы ошады, – ди Рөстәм абый.
Нурия апа да, Рөстәм абый да хуҗалыкта намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга туктаганнар. Нурия апа ындыр табагы мөдире, Рөстәм абый ясалма орлыкландыру технологы булган. Балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, итәгатьле итеп тәрбияләгәннәр.
– Бер-бер артлы биш бала таптык. Бүгенге көндә Илнарыбыз белән бергә яшибез. Калган балаларыбыз да, оныклар да, оныкчыклар да киләләр. Аллаһка шөкер, балаларым бер-берсе өчен нишләргә белми торалар, – ди Нурия апа.
Матур гына гомер иткәндә, бала кайгысы да күрергә туры килә аларга. Төпчекләре Илиза унтугыз яшендә юл фаҗигасендә һәлак була. Быел аның вафатына унбиш ел булган. Аның рухына багышлап Коръән ашы уздырганнар. Без барганда барлык балалары да шунда иде. Өй эче гөр килеп тора.
Бер бала – юк бала
– Рөстәм абый, балалар тавышы арытмыймы?
– Юууук. Мин балаларны нык яратам. Шуңа оныкларның күп булуына сөенәм. Әлегә унөч оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Алар белән әвәрә килеп, дөнья мәшәкатьләре дә онытыла. Җәй көннәрендә бергәләп, җиләк җыярга, балык тотарга йөрибез. Балалар гел эштә булгач, йорт тирәсендәге эшләрне
башкарырга тырышабыз. Аларга ярдәм итәсе килә. Күпләп маллар тотабыз. Авыл җирендә яшәгәч, ансыз булмый.
– Бик тату торабыз,
тавышланышканыбыз юк. Киленнән уңдым. Кайда гына барасы булса да, әни балаларны карап тор әле дип китә. Оныкларыбыз барысы да булышалар. Әз генә кул арасына керә башлауга, безнең янда, эшләргә өйрәнеп үсәләр. Бер-берсен дә карашалар, – ди Нурия апа.
Шул арада кечкенә Вильдан йөгереп апасының алдына менеп кунаклады. Муеныннан кысып кочаклап алды. Дүрт кыздан соң көтеп алган төпчек барысына да бик кадерле шул. Апалары аны кулдан-кулга гына йөртә.
Олы кызлары Диләрәгә унҗиде яшь. Ул Минзәлә педагогия коллиятендә башлангыч сыйныф укытучысына укый. Алинә белән Чулпан Киров мәктәбендә, берсе – 7, икенчесе 5 сыйныфта белем алалар. Биш яшьлек Лилия белән ике яшьлек Вильдан Киров балалар бакчасына йөриләр. Әниләре Венера да шул бакчада пешекче булып хезмәт куя.
– Мин сеңлеләремне, энемне нык яратам. Атна саен аларны сагынып кайтам. Үзләре дә көтеп торалар, – ди Диләрә.
– Без апаны нык яратабыз. Ул Минзәләгә укырга киткәч, аны сагынабыз. Апа бик матур итеп чәч үрә. Аның кайтуын көтеп торабыз. Ул безгә өй эшләрен эшләргә дә булыша, – ди Алинә.
Кызлар барысы да мәктәп тормышында актив катнашалар. Төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар. Өйдә исә, әти-әниләренә, әби-бабаларына булышалар.
– Әби-бабайлы өйдә яшәве рәхәтме сезгә?
– Әйееее, нык рәхәт. Без мәктәптән кайтуга, әбекәй тәмле ризыклары белән каршы ала. Без аларны нык яратабыз. Үзләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Әбекәй безне төрле эшләргә өйрәтә. Кулыбыздан килгәнчә, барлык эштә дә булышабыз, – ди алар.
Әнә шулай матур гаилә булып, өч буын бер өйдә гомер кичерә. Аларга караган саен соклану хисләре арта гына бара. Чөнки мондый җылы мөнәсәбәт бар җирдә дә сизелми шул.
– Балалар сәламәт булсыннар, дус-тату яшәсеннәр. Эштән курыкмасыннар. Эшләгән саен тормыш алга гына бара. Аларның бәхетле булуын күрү, безнең өчен иң олы куаныч, – диләр Нурия апа белән Рөстәм абый.
Әлеге гаилә район, ил язмышы өчен дә борчылып яши. Алар Россия Президентын сайлауда да гаиләләре белән катнашачакларын әйттеләр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев