Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Ветераннар советы чарасыннан репортаж: Сынау тотты балыкчылар

Районда иң оста балыкчлыр кемнәр? Әлбәттә иң оста, иң тәҗрибәле балыкчылар, мөхтәрәм өлкәннәребез.

Сәламәт яшәү образын, актив ял һәм табигатьне, ихтиофаунаны саклауга юнәлтелгән чара районыбызда 2010нчы елдан алып үткәрелә. Бу матур һәм гаять күңелле традицияне ветераннар оешмасы активисты Лира Хафизова башлап җибәргән булган. Һәм ни хикмәт, әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч чара бик күпләрнең күңеленә хуш килгән. Ел саен гамәлләштерелә торган ярыш бит!

Ярышка утызга якын балыкчы килгән. Күпләр үзләре белән гаиләләрен, тормыш иптәшләрен иярткән. Оныклары белән килгән өлкәннәребезне күрү — аеруча куанычлы. Димәк, алар оныкларына да бу файдалы шөгыльне күрсәтәләр, тәрбияви әһәмияте дә ярышның әйтеп бетергесез!

Актаныш районының ветераннар советы рәисе, мөхәрриятебез ветераны Нурулла Нурлыев белән сөйләштек:

— Иң көтеп алган чарабыз, мавыктыргыч бәйрәмебез! Бүген Шәрип күле янында шау-гөр килеп ярыш үткәрәбез. Барлыгы 3 номинациядә нәтиҗәләр чыгарабыз. Бу чарабызны пандемия вакытында гына үткәрә алмадык. Элек Доха күлендә үтсә, хәзер биредә. Бик зур рәхмәт әйтәбез — Марс Каис улы Гардисламовка. Ул ветераннарның мәнфәгатьләрен кайгыртып монда үткәрергә рөхсәт бирә. Әлеге ярышлар өлкәннәр өчен менә дигән аралашу мөмкинлеге дә! Сафларыбыз тулыланып тора. Аллаһка шөкер, табигатебез бик матур! Хатын-кызларыбыз да актив катнаша. 
Менә шулай барыбызга да тыныч шартлада гына очрашырга язсын, — диде ул, тынычлык булса гына кешенең ял итәргә кәефе булуын билгеләп.

Бәйге шартлары бик җиңел түгел! Монда чынлап та балык каптыру өчен осталык кирәк. Кармакны төшергән саен балык кабарга атлыгып тормый. Хәер, балык капмаганда, бигрәк тә ярыш шартларында, ваграк балыклар да тотым. 

Һава шартлары ярышлар өчен уңай иде. Ярышта катнашучыларга балык кармаклау өчен ике сәгать вакыт бирделәр.

Районыбызның ветераннар советы Актаныш районы хакимиятенә, «Благодарение» хәйрия фондына ихлас рәхмәтле. Ярышларда җиңүчеләр матур-матур бүләкләргә һәм грамоталарга лаек була.

Безнең шәп фоторепортаж белән әлеге сылтама аркылы танышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев