Актаныш

Актаныш районы

16+
Әтиләр Советы

Кәзкәй авылында Әтиләр советы утырышы һәм “Аҗаган 2.0” патриотик ярышы узды

Кәзкәй авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатында чираттагы Әтиләр советы утырышы узды. Очрашу кысаларында патриотик тәрбия, ата-аналар белән хезмәттәшлек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.

Кәзкәй авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатында чираттагы Әтиләр советы утырышы узды. Чарада район мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучыларның әтиләре катнашты.

 Балалар әти-әниләреннән аерым торсалар да, мәктәп коллективы белән ата-аналарның тыгыз хезмәттәшлектә эшләве тәрбия һәм белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген арттыра. Нәкъ менә бердәмлек, кулга-кул тотынып эшләү уңышлы нәтиҗәләргә китерә.

Әтиләрне тәрбия эшенә актив җәлеп итү максатыннан, укучылар белән берлектә “Аҗаган 2.0” патриотик уены оештырылды. Командаларга бүленеп узган әлеге ярыш сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, патриотик рух, батырлык һәм командада эшләү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелде.

Әтиләр советы эшчәнлегенең төп максатлары:

  • укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү;
  • патриотизм һәм батырлык хисләрен формалаштыру;
  • балалар һәм ата-аналар катнашында спорт һәм мәдәни ял чаралары оештыру;
  • имин булмаган гаиләләр белән профилактик эш алып бару;
  • тәрбия эшендә проблемалы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү;
  • Профилактика советы эшендә актив катнашу.

Патриотик ярыш тәмамланганнан соң, Геройлар аллеясы каршында тантаналы бүләкләү чарасы узды. Җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара ахырында мәктәп-интернат директоры Илсур Ялалов чыгыш ясады. Ул мәктәпнең эшчәнлеге, казанышлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Мәктәп-интернат 2007 елдан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә укучылар саны — 140, шуларның 133е интернатта яши.  Очрашу укучыларның чыгышлары, җырлары белән үрелеп барды. 

 Әтиләр советы эстафетасын кадет-интернат мәктәбе Актанышның 1 нче мәктәп коллективына тапшырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев