Агитбригада басуга чыкты: Игенчеләргә бүләккә — җыр
Басу түрен сәхнә итеп, тырыш игенчеләребезгә мәдәни бүләкләр ясау — күңелле гореф-гадәтләрнең берсе. Безнең иҗат төркеме исә «ике куянның койрыкларын тотырга ният кылды».
Шулай итеп хезмәтчәннәрнең мәдәни ялы белән дә таныштык, хуҗалыклардагы эш барышы турында да кызыксындык. Район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев тә басу уңганнары белән очрашты, ихлас аралашты.
— Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Алар изге эш башкаралар — икмәк үстерәләр. Ипи кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән менүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде, агибригада вәкилләре.
Август — җәйнең соңгы ае. Ул һәр кешенең күңелендә уңыш җыю белән бәйләнгән ай. август дигәч тә күз алдына хуш исле алмалар, тулышып пешкән кызыл помидорлар һәм сары төстәге иген басулары килә. Аз гына моңсу, әлбәттә, чөнки ямьле җәй үтеп бара, сары көзгә аяк басабыз. Шулай да көз — авыл кешесе өчен муллык чоры. Игенче үзенең еллык хезмәт җимешләрен җыеп ала. Сары гәрәбәдәй орлыкларны күргәч, ялның ни икәнен дә белмәгән игенченең дә йөзе елмаюдан яктырып китә. Быел да «Чәчер» хуҗалыгы игенчеләре урак өстендә бик тырышып хезмәт салалар.
Агитбригада игенчеләрнең тамак ялгап алган вакытына туры килде. Басу тутырып эшләүчеләр һәммәсе бер урынга җыелып, бер-берсе белән очрашып аралашты да, матур җырлар тыңлап тамак та ялганды. Куәтле комбайннарны иярләүче кыр батырларына уңышны имин генә җыеп алып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын!
Идарә җитәкчесе Нәфис Әзһәм улы:
— Быелгы урып-җыю мәйданның 60% эш тәмамланды. Экваторларны уздык. Безнең 2000 гектар җирдә сугып аласы кукуруз куьтуралары бар. Болар соңнрак өлгерәчәк.
— Бүген район башлыгы Ленар Рафак улы белән шактый гына хуҗалыкларда булдык. 3-4 көннән «Урак — 2023» кампаниясенә нокта куябыз, дигән «Нур» һәм «Саф» хуҗалыклары бар. «Чәчер» — 5 көннән тәмамлап куярга планлаштыра. Яңгырлар бу көннәрдә юк, булган икмәкне имин генә җыеп алырга язсын. Уңыш урып-җыю башлангана ук 20 центнерны күрсәткән иде. «Нур» хуҗалыгы мәсәлән 35 белән бетерде.
— Санаулы гына көннәр калды, игеннәрне икмәк складларына җитез генә салып куярга иде. «Саф» хуҗалыгы һәм «Актаныш» агрофирмасы көзге чәчүгә дә кереште. Иртәгә «Наратлы» белән «Нур» кереп китәргә тора. Планлаштырып куелган 12 мең гектарны чәчәбез, 20 чәчеп чыксак та яхшы булыр иде.
«Чәчер» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Солтанов белән әңгәмәләшәбез:
— «Чәчер» дә икмәкнең 43% алынган. Уртача уңыш — 22 центнер. Көзге чәчүгә дә җир әзерлибез. Ашламалар алдык. Орлыклар яңара. Безнең хуҗалык игенчелек белән эш итә торган бит инде, саламны күрше хуҗалыклар ала, ди тәҗрибәле җитәкче.
Рәсил Шәмсетдинов Апач авылыннан. Ул куәтле «ACROSS 585» комбайнын иярли, Актаныш технология техникумында белем ала.
Аның белән сөйләшәбез:
— Эшем бик ошый. Узган елларда комбанчы ярдәмчесе булсам, хәзер үзем дә штурвал артына утырдым. Зур җаваплылык, ләкин нык ошый!!! Иртәнге сәгать 7дә эшем башланып китә, бункерларны тизрәк тутырырга омтылам. Авыл хуҗалыгын яратам, киләчәктә дә бу өлкәдән китмәскә иде. Югалтуларсыз җыеп алырга тырышам! дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була. Ялан батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Алар изге эш башкаралар — икмәк үстерәләр. Икмәк кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән менүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев