Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты коллективы яфрак азык әзерләргә чыкты

Эре терлекләрне кышкы чорга азык белән тәэмин итү максатында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 17 июньдә "Чишмә" хуҗалыгында яфрак азык әзерләргә чыктылар. "Без ел саен яфрак азык җыярга чыгабыз, - диде Фаил Камаев. - Шунысы әйбәт, урманнарыбыз кышка әйбәт запас әзерләргә...

Эре терлекләрне кышкы чорга азык белән тәэмин итү максатында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 17 июньдә "Чишмә" хуҗалыгында яфрак азык әзерләргә чыктылар.
"Без ел саен яфрак азык җыярга чыгабыз, - диде Фаил Камаев. - Шунысы әйбәт, урманнарыбыз кышка әйбәт запас әзерләргә мөмкинлек бирә. Авыл кешеләренә терлекләрнең баш санын саклап калырга булышмыйча ярамый".
Һәр эшләүчегә кимендә 50 махсус себерке бәйләргә кирәк.
Район башлыгының кушуы буенча предприятиеләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре яфрак азык әзерләүдә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелде. Бу эштә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев