Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районында терлек азыгы әзерләү чорына бурычлар турында фикер алыштылар

1 июньдә Актаныш муниципаль районының "Нур" хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар терлек азыгы җыю техникасын һәм силос...

1 июньдә Актаныш муниципаль районының "Нур" хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар терлек азыгы җыю техникасын һәм силос траншеяларын әзерләүнең барышын карадылар. Районда терлек азыгы җыю техникасы һәм силос траншеялары эшкә керешергә тулысынча әзер. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүгә керешкән хуҗалыклар да бар.
Терлек азыгы әзерләү чорына куела торган бурычлар белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, районда кичекмәстән яшел ботак һәм төрле үлән җыеп-әзерләү эшенә керешергә кирәк, диде.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев