Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта республикакүләм ветеринария семинар-киңәшмәсе үтте

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Түке авылы мәдәният йортында узды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйткәнчә, республика районнары буенча мондый күчмә утырышлар ел саен уздырыла һәм быел Актанышта үтә. Бездә узуы очраклы түгел: район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Шулай украйоныбызның терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча да эш...

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Түке авылы мәдәният йортында узды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйткәнчә, республика районнары буенча мондый күчмә утырышлар ел саен уздырыла һәм быел Актанышта үтә. Бездә узуы очраклы түгел: район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Шулай украйоныбызның терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча да эш яхшы оештырылган, күрсәткечләре югары,дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе 47 мең баш мөгезле эре терлек, 32 мең баш сарык-кәҗә һәм 2 мең аты булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтә.
Район күрсәткечләре белән килгән кунакларны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштырды.
Чара барышында шулай ук ООО "Әнәк" хуҗалыгы терлекләренең җәйләүләрдәге торышы, терлек азыгының класс критерийлары, аны әзерләү технологиясенә булган таләпләр һәм терлек баш санын арттыру сораулары белән таныштырдылар.
Семинар-киңәшмә Татар Суксуы авылында ветеринария участок пункты ачылу белән дәвам итте. Җирлектә 1200 мөгезле эре терлек, 3 гаилә фермасы бар. Җиректә әлеге ветеринар участокка мохтаҗлык зур булган. Ветеренар участок мөдире итепРоберт Хуҗин билгеләнде.
http:// aktanysh.tatarstan.ru
Семинарда катнашучыларның "Кара, болар ничек эшли икән" дип, уңай нәтиҗә ясаулары күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев