Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы игенчеләре быелгы уңышның бөртеген дә әрәм итми

Районыбыз кырларында кызу эш кайный. Бигрәк тә көзге бодай, арыш, борчак, арпа, солы игелгән басуларда техника тавышы гөрләп тора.

Бүген, 7 август көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча урып-җыю башкарылырга тиешле мәйданнарның 37 процентында бөртекле культуралар җыеп алынды. Тулай җыем 30526, 9 тоннаны тәшкил итә. Гектар куәте 20, 7 центнер. "Башак" хуҗалыгында уртача уңыш 26, 9 центнер, "Нур"да 25, 9,  "Актаныш" агрофирмасында 25, 2, "Чишмә" хуҗалыгында 22, 5, "Наратлы" хуҗалыгында 22, 3, "Әнәк" агрофирмасында 22, 1, "Чишмә" агрофирмасында 21, 2 центнер.

Аерым культураларга килгәндә, көзге бодай уңышы "Актаныш" агрофирмасында иң югарысы булган- уртача бер гектардан 35, 7 центнер, аннан кала "Чәчер" җәмгыятенеке- 30, 5 центер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев