Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда кышлату чорына хәстәрләнгән барлык терлек азыгы күләме 15188 тонна тәшкил итә. Ягъни, әлегә район буенча 1 шартлы терлеккә 5,8 центнер азык берәмлеге бар дигән сүз. Печән әзерләүдә - 15, сенаж әзерләү хезмәтенең ихтыяҗга карата 32 проценты...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда кышлату чорына хәстәрләнгән барлык терлек азыгы күләме 15188 тонна тәшкил итә. Ягъни, әлегә район буенча 1 шартлы терлеккә 5,8 центнер азык берәмлеге бар дигән сүз. Печән әзерләүдә - 15, сенаж әзерләү хезмәтенең ихтыяҗга карата 32 проценты башкарылган.
Азык булса - сөт булыр. 1 июль көненә район хуҗалыкларында тулаем савым физик үлчәмдә 142710 центнер тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2813 центнерга артык ул. Әгәр тулаем савым, узган ел белән чагыштырганда, "Нива" хуҗалыгында 1366 центнерга, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 636, "Ташкын" хуҗалыгында 155 центнерга ким булмаса, билгеле, әлеге сан тагын да югарырак булыр иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев