Басу культураларын кыраудан ничек сакларга?
Татарстанда төнге вакытларда кыска вакытлы кыраулар булырга мөмкин булганлыктан, үсемлекләрне әлеге куркыныч агрометеорологик очракка әзерләргә кирәк. Моның өчен препаратлар, аминокислота һәм микроашламалар, бигрәк тә марганец, шулай ук циркон препараты нәтиҗәле. Мелиорация системасы булган урыннарда үсемлекләргә төнлә су файдалы, аны берничә сәгать алдан эшләргә кирәк (кагыйдә буларак, кырау иртәнге сәгатьләрдә башлана).
Җиләк-җимеш культуралары өчен каплау материалларын куллану һәм төтен җибәрү өстәмә нәтиҗә бирә.
Үсемлекләрнең салкынга чыдамлыгын арттыру өчен махсус препаратлар - криопротекторлар куллану да файдалы.
Криопротекторларның 2 юнәлештә эшли:
Үтеп кермәле антифриз - үсемлек күзәнәкләренә үтеп кереп, үсемлек эчендә боз барлыкка килү куркынычын киметә. Аларны салкын башланганчы 4-6 сәгать алдан кулланалар. Яклау эффекты 5-7 тәүлеккә җитә (Пуршат-к, МивалАгро, Cropaid, Thiofer, Эпин-экстра).
Үтеп керми торган – алар, ботаклар, яфраклар, чәчәкләр өслегендә элпә хасил итеп, аларны туңудан саклыйлар. Мондый препаратларны алдан (2-3 атна элек) кулланалар. Яклау эффекты бер айга якын дәвам итәргә мөмкин. Үтеп керми торган криопротекторларга катлаулы шикәрләр – олигосахаридлар (ешрак сахароза һәм трегалоза кулланыла) һәм югары молекуляр кушылмалар (ешрак фиколл, альбумин, поливинилпирролидон) керә.
Үсемлекләрне тискәре температуралар тәэсиреннән яклау стратегиясен сайлаганда культуралы үсемлекләрнең физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.
Бодай өчен критик температуралар
1. Куаклану фазасы: температура: -11°C, тискәре нәтиҗәләр: продуктив сабаклар кими, яфракларда хлороз билгеләре барлыкка килә, яфрак очлары карала, кырда үзенчәлекле силос исе чыга.
2. Сабаклана башлаганда: температура: -5°C, тискәре нәтиҗәләр: үсеш нокталары һәлак була, яфраклар саргая һәм карала, яфрак өстендә салкыннан тишелгән урыннар барлыкка килә.
3. Тулысынча сабаклангач: температура: -2°C, тискәре нәтиҗәләр: чәчәк бөреләре стерильләшә, башак үз формасын югалта, төптән корый башлый, яфракларның төсе үзгәрә.
4. Чәчәккә бөреләнгән чор: температура: -1°C, тискәре нәтиҗәләр: чәчәк бөреләре стерильләшә, башакның кылчыклары агара, яфракларның төсе үзгәрә.
5. Чәчәк аткан чор: температура: -1°C, тискәре нәтиҗәләр: чәчәккә бөреләнгән чорда температура -1°С булгандагы кебек була.
6. Бөртекләнү чоры: температура: -2°C, тискәре нәтиҗәләр: чәчәкләр стерильләшә, башаклар агара һәм тышкы кылчыклары агара, яфракларның төсе үзгәрә, ашлык бөртекләре көчсезләнә һәм төссезләнә.
Кырау нәтиҗәләренә каршы көрәш чаралары:
Кырауларга кадәр 24-48 сәгать кала:
Монокалийфосфат (МКФ) 4-5 кг/га, (3% эремә) + аминокислоталар + микроэлементлар 1-2 л/га.
Беренче кыраудан соң 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча:
Аминокислоталар + микроэлементлар 1-2 л/га.
Рапс өчен критик температуралар:
1. Сабаклану фазасы: температура: -8°C градустан -12 ° C градуска кадәр, тискәре нәтиҗәләр: сабак яргалана, бөгелә, авырулар тарала башлый.
2. Бутонлашу фазасы: температура: өске яфраклар өчен - 7,2°C, аскы яруслар өчен -8,1°C, тамыр муены өчен – 8,5°C, яшь тамырлар өчен - 0,7°C, тискәре нәтиҗәләр: серкәләр стерильләшә.
3. Чәчәк ату фазасы: температура: -1 °C градустан һәм аннан да күбрәк, тискәре нәтиҗәләр: серкәләр зарарлана, бөреләр бөтерелә, чәчәк һәм серкә таҗлары карала, башта көрән төскә керәләр, аннары кибәләр һәм коелалар.
Кырау нәтиҗәләренә каршы көрәш чаралары:
Кырауларга кадәр 24-48 сәгать кала:
Монокалийфосфат (МКФ) 4-5 кг/га, (3% эремә) + аминокислоталар + микроэлементлар 1-2 л/га.
Беренче кыраудан соң 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча:
Аминокислоталар 1-2 л / га + микроэлементлар.
Әгәр рапсның сабагы яргаланган булса:
Карбендазим (500 г/л) нигезендә ясалган препаратлар 0,5 л/га + аминокислоталар + 1-2 л/га микроэлементлар.
Шикәр чөгендере
Шикәр чөгендере шытымнары өчен -1...-3 °С кыраулар бик хәтәр, «вилочка» фазасындагы үсемлекләр өчен -3 °-4 °С шулай ук бик куркыныч. Беренче пар төп яфраклар чыкканда чөгендер -8 ° С градуска кадәр кырау салкыннарына чыдый ала.
“Вилочка” фазасында кыраудан зыян күргән шикәр чөгендере тернәкләнеп китәргә сәләтле.
Шикәр чөгендере яфракларына соңрак үсеш фазаларында зыян килү татлы тамыр массасының кимүенә китерә.
Үсемлекләргә тикшерү уздырганда үсеш ноктасына игътибар итәргә кирәк - әгәр кыска вакытлы кыраулардан үсеш ноктасы зарарланмыйча калса, чөгендер бик әйбәт үсеп китәргә мөмкин.
Моны истә тотарга кирәк!
Салкыннан стресс алган халәттә шытымнарга гербицидлар сиптерү хәлсезләнгән үсемлекләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин. Салкыннардан соң бер-бер артлы температура һәм химик стресслардан шытымнарның һәлак булуын булдырмас өчен, гербицидлар сиптергәнче, 16 сәгатьтән 64 сәгатькә кадәр вакыт узарга тиеш, бу вакыт аралыгы салкыннарның нинди дәрәҗәдә һәм үсемлекләрнең халәтенә бәйле.
Кырау нәтиҗәләренә каршы көрәш чаралары:
Кырауларга кадәр 24-48 сәгать кала:
Монокалийфосфат (МКФ) 4-5 кг/га, (3% эремә) + аминокислоталар + микроэлементлар 1-2 л/га.
Беренче кыраудан соң 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча:
Аминокислоталар + микроэлементлар 1-2 л/га.
Стрессларга каршы аминокислоталар нигезендә препаратлар сайлаганда комплекслы микроашламаларга игътибар итәргә киңәш ителә, аларның составында шикәр чөгендеренең физиологик ихтыяҗлары исәпкә алынган махсус микроашламалар булырга тиеш. Мондый микроашламалар, кагыйдә буларак, һәр микроашлама җитештерүчедә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев