Районыбызда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме быел да зурлап билгеләп үтелде. Табыннарыбыз ризыктан өзелмәсен өчен елына 365 көн хезмәттә булган уңганнар кадер-хөрмәткә чынлап та лаеклылар.
Бу көнне табигать тә үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтте. Көне дә артык салкын түгел иде, өстән яңгыр да явып тормады. Иртәннән үк бәйрәм төсмере...
Районыбызда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме быел да зурлап билгеләп үтелде. Табыннарыбыз ризыктан өзелмәсен өчен елына 365 көн хезмәттә булган уңганнар кадер-хөрмәткә чынлап та лаеклылар.
Бу көнне табигать тә үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтте. Көне дә артык салкын түгел иде, өстән яңгыр да явып тормады. Иртәннән үк бәйрәм төсмере сизелде районда. Олысы-кечесе бәйрәм уңаеннан үткәрелгән ярминкәгә ашыкты. Очсызрак бәядән үзенә кирәкле яшелчә-җимешен, итен, сөтен, маен алып калырга ашыкты. Кием-салымнар сатучы рәтләрдән дә сатып алучылар өзелмәде.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та ярминкә барышы белән танышып, халык белән аралаштылар. Аларның фикерләрен тыңладылар.
Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты бинасында дәвам итте. Бирегә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, алдынгы хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән театральләштерелгән тамаша белән башланып киткән чара аша ипинең кадере тагын бер кат расланды. Яңа гына мичтән чыккан ипине кисү өчен сәхнәгә "Кызыл көч" колхозында 40 елдан артык механизатор булып эшләгән Мирзанур абый Мөхәмәтдиновны
чакырдылар.
- Балалар, без - җир кешеләре. Ипинең кадерен, тәмен белик. Ипи булса, җыр да була. Илебез дә бай була. Кешелек дөньясында ипи булса, бар да булыр, - дип, залдагыларга мөрәҗәгать итте ул.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләү тантанасында үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Чын күңелемнән сезне Уңыш бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләчәктә дә үзегез сайлаган хезмәтегездә уңышлар телим. Үз традицияләребезгә тугры калып, без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәтебезне күрсәтәбез. Тормышыбызның нигезе - икмәк, ит, сөт. Алардан башка яшәешне күз алдына да китерә алмыйбыз. 2016 елның кырыс шартларына яраклашып, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бик матур уңышларга ирештеләр. Корылык елында да 140 мең тоннадан артык икмәк җыйнап алынды. Сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр начар түгел. Киләчәктә дә районыбыз алдынгылар рәтеннән төшмәс дип ышанасы килә. Үз вакытында авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәтләрен куйган өлкәннәребез безнең өчен һәрчак борчылып яши. Түбән күрсәткечләрне ишетсәләр, көенәләр, яхшылары өчен сөенәләр. Киләчәктә аларны борчуларга салмастай нәтиҗәләргә ирешсәк иде. Бүгенге бәйрәмдә династияләрне күрсәтәбез. Алар аша авыл хуҗалыгының тотрыклылыгы күренә. Үз балаларын да шушы җирлектә хезмәт куярга калдырган династияләргә мин рәхмәтле. Әлбәттә, бәхетне читтән эзләп була, ләкин бәхетне читтән эзләмәскә кирәк. Бәхетне шушында табып, шушында эшләргә, яшәргә кирәк.
Алдагы елларда да һәрбер тармак буенча да кызарып утырмаслык итеп эш оештырырга, мул тормышта яшәргә язсын. Рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен.
Әлеге чара тәрбияви яктан да бик зур әһәмияткә ия иде. Авыл хуҗалыгын алга җибәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертеп, Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр районда 20 булып, бүгенге көндә шуларның 4се исән-сау. "Кызыл көч" колхозыннан Гадел Сәләхетдинов, "Коммунизмга" колхозыннан Тәхия Кәшбразыева, Киров исемендәге совхоздан Дөлфирә Каһирова сәхнәгә күтәрелгәндә зал алкышларга күмелде. "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозыннан Хәлимә Хәнипова бәйрәм чарасында катнаша алмаса да, аны да җылы хисләр белән искә алдылар.
Аннан бер-бер артлы күрсәтелгән кинофильмнар аша элеккеге буын вәкилләренең дә, хәзергеләренең дә хезмәтләрен күзалларга була иде. Әйе, бу кичәне буыннар чылбыры дип тә атарга мөмкин. Сәхнәгә элек хезмәт куйган өлкән буын агрономнар, инженерлар, хисапчылар, игенчеләр, терлекчеләр белән рәттән, хәзер тырыш хезмәт куючы яшь буын вәкилләре дә менде. Аларга бердәй хөрмәт күрсәтелде. Тырыш, фидакарь халык яши безнең районда. Уртак максат-бурычларны алга куеп, бер йодрыкка тупланып хезмәт иткәнгә, нәтиҗәләребез дә яхшы. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та әйтеп үтте һәм изге теләкләрен ирештерде.
- Бүген иң гуманлы һөнәр ияләренең бәйрәме дип уйлыйм. Чөнки ипекәйсез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Елны матур гына төгәлләү алдында торабыз. Ул күрсәткечләр артында тынгысыз хезмәт ята. Хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә ихлас рәхмәтләремне әйтәм. Залда утырган ветераннарыбызга рәхмәтләремне аерып әйтәсем килә. Сез салган нигездә, без аны заман шартларына яраклаштырып дәвам итәбез. Киләчәктә дә якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын.
Быел хуҗалыклар "Хуҗалыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән темага стендлар да ясаган иделәр. Алар арасында урыннар да чыгарылды. Стендлары иң яхшылардан саналган, бай тарихи мәгълүмат туплаган "Саф", "Эконом", "Наратлы" хуҗалыклары җитәкчеләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үз хезмәтләре белән авыл хуҗалыгын алга җибәрүдә өлешләрен керткән хезмәтчәннәр дә бүләкләнде бу кичәдә.
Бәйрәм чарасында яңгыраган җырлар, дәртле биюләр залда утыручыларның күңеленә хуш килгәндер. Биредә алган хис-тойгылар әле алар күңелендә озак сакланыр. Алда тагын тынгысыз хезмәт көтә.
Нет комментариев