Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дуңгызларда африка чумасы

Быел бу чирнең Русиядә 43 тапкыр баш калкытуы күзәтелгән. Африка чумасының бик тиз таралуы һәм зур икътисади зыян китерүе билгеле. Әлеге вирус бик чыдам: туфракта 180 көнгә, иттә - 5-6 айга, 5 градус җылылыкта 5 елга кадәр саклана. Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр,...

Быел бу чирнең Русиядә 43 тапкыр баш калкытуы күзәтелгән. Африка чумасының бик тиз таралуы һәм зур икътисади зыян китерүе билгеле. Әлеге вирус бик чыдам: туфракта 180 көнгә, иттә - 5-6 айга, 5 градус җылылыкта 5 елга кадәр саклана.
Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Вирусны таратучылар: авыру яки үле дуңгыз белән контактта булган кошлар, кешеләр, йорт һәм кыр хайваннары, кимерүчеләр, тире паразитлары. Чуманың инкубация чоры 2-9 тәүлеккә сузылырга мөмкин. Ул яшен тизлегендәге, кискен, кискен диярлек һәм сирәк очракта хроник төрләргә бүленә. Беренче очракта хайваннар авыру билгеләреннән башка бик тиз үләләр. Кискен булганда - терлекнең тән температурасы 40,5-42 градуска җитә, тыны кысыла, йөткерә, коса, арткы аяклары параличлана. Борын һәм күзләреннән лайлалы-үлекле бүлендекләр, кайчак канлы эч китү, ешрак эч кату күзәтелә. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, авырдан торып йөриләр, тиз арыйлар. Арткы аякларының хәлсезлеге сизелә, башлары салынган, койрыклары сузылган, сусаулары күзәтелә. Ботларының эчке якларында, корсакта, муенда, колак төпләрендә кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. Авыру дуңгызлар арасында үлем 50-100 процентка җитә. Исән калганнары гомерлек вирус йөртүчеләр була.
Әлеге йогышлы авыру чыккан урын яки районда кичекмәстән карантин игълан ителә. Африка чумасын йоктырган хайванны дәвалау тыела. Дуңгызларны кан чыгармыйча юк итәләр, үләксәләрен, тиресне, азык калдыкларын һәм кыйммәтле булмаган инвентарьны яндыралар яки 2 метрдан да ким булмаган тирәнлеккә күмәләр. Бинада, утарда 3 тапкыр дезинфекция, шулай ук дезинсекция һәм дератизация үткәрәләр.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 август, 2012 67 (9712) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев