Этләрегезне чиплаштырмасагыз, штраф түләргә туры килмәгәе
Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри. Моның өчен этне дәүләт яки шәхси ветеринария учреждениесендә теркәргә һәм аңа чип беркетергә кирәк. Бу эшне башкармаган очракта, хуҗаларга штраф салына. Әлеге закон 1 июльдән үз көченә керде.
Этләрне теркәү таләбе – аларны асраучы хуҗаларның җаваплылыгын арттырырга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итүне максат итеп куя. Закон бозучыларны ачыклау ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән. Ветеринарлар ел саен хайваннардагы йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан тиешле чаралар күрү өчен шәхси йорт-хуҗалыкларны йөреп чыга. Менә шунда теркәлмәгән этләрне ачыклана. Шулай ук кеше үзенең этен ветеринарга алып барса яки башкалар аның этеннән зарланып шикаять бирсә, хайванның теркәлгәнме- юкмы икәнлеге тикшереләчәк.
Быел республиканың шәһәр һәм районнарында этләрне теркәү өчен күчмә бригадалар эшли. Язгы- көзге чорда ветеринарлар торак пунктларда авыл хуҗалыгы хайваннарын тикшергәндә дә, аларга мөрәҗәгать итеп, этләрне теркәп була.
Бүген республикада хуҗасы булган 100-110 мең эт яши дип исәпләнә. Хәзерге вакытта 33 меңнән артык эт теркәлгән. Республикада сукбай этләр саны исәпкә алынмый. Мәче һәм башка йорт хайваннарын (моңа авыл хуҗалыгы хайваннары керми) теркәргә кирәк түгел.
Чиплаштыру – ул этнең тиресе астына дөге ярмасы зурлыгындагы микрочип кертү процедурасы. Ул махсус шприц ярдәмендә урнаштырыла. Микрочипның уникаль идентификация номеры бар, әгәр эт югала икән, ул аның хуҗасын тиз арада ачыклау мөмкинлеге бирә.
Татарстанда яңа канунның таләпләре:
- 2025 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән көчекләрне тугач та 3 ай эчендә теркәргә кирәк;
- 2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган этләрне 2025 елның 31 декабренә кадәр теркәү зарур;
- Зур эт сатып алган очракта, аны 30 көн эчендә теркәү мәҗбүри;
- Татарстанда вакытлыча гына (30 тәүлеккә кадәр) яшәп торган этне теркәргә кирәкми;
Этне теркәмәгән очракта, аның хуҗасына кисәтү ясалырга яки 2-4 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Икенче тапкыр шундый ук хәл кабатланса, штраф 5 мең сумга кадәр арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев