Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Айзат Заманов

Айзат Заманов, "Әнәк" агрофирмасының баш агрономы: - 2004 елда 4-5 мең гектар сөрем җире булган "Әнәк" хуҗалыгында хезмәт юлымны башладым. Соңыннан агрофирма булып оешты. Сөрем җирләре артты. Агроном хезмәте хуҗалыкта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип исәплим. Чөнки беренче чиратта игенчелек тора. Калган барлык тармаклар да игенчелеккә бәйле. Игенчеләр, агроном кышын...

Айзат Заманов, "Әнәк" агрофирмасының баш агрономы:
- 2004 елда 4-5 мең гектар сөрем җире булган "Әнәк" хуҗалыгында хезмәт юлымны башладым. Соңыннан агрофирма булып оешты. Сөрем җирләре артты. Агроном хезмәте хуҗалыкта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип исәплим. Чөнки беренче чиратта игенчелек тора. Калган барлык тармаклар да игенчелеккә бәйле. Игенчеләр, агроном кышын ял итә дисәләр дә, алай түгел ул. Ел уңышы өчен кыштан ук әзерләнә башлыйбыз. Орлыкларны, техниканы әзерлибез, уйланабыз, тикшерәбез. Быел шикәр чөгендере игеп карадык. Һәм уңышыннан бик тә канәгатьбез. Киләсе елга аның мәйданнарын тагын арттырырбыз дибез. Барлык агрономнарга хезмәтләрендә уңышлар телим. Ел саен мул итеп игеннәр үстерергә, аларны исән-имин җыйнап алып, уңышы белән сөенергә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев