Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Игенчеләр уракка төште

«Актаныш» агрофирмасы игенчеләре районда беренче булып урып-җыюга кереште.

Үткән шимбәдә алар арпаны контроль суктырып караса, якшәмбе көнне инде тулысынча урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. 

— Быел, соңгы елларны исәпләсәк, иң авыр елларның берсе. Чөнки яздан алып, бүгенге көнгә кадәр басуларга яңгыр тамчысы да төшмәде диярлек, — ди агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев. 


Алар илле гектар мәйдандагы арпаны суктырып, ындыр табагына урнаштырып куйганнар. Дымлылыгы 12-13 процент булды, ди тәҗрибәле агроном. 


Без барганда комбайнчылар берьеллыклар чәчелгән егерме гектарлы басуда иделәр. Аны да тиз арада җыйнап алырга дигән максат белән эшлиләр. 
Йөзгә бәреп торган кайнар җил тыннарны куырса да, комбайнчылар көн сүрелгәнне дә көтмичә басуга чыкканнар. Булган икмәкне тукми-чәчми җыйнап алу өчен бар көчләрен куялар. 
Агрофирманың алты комбайны урып-җыйнауда катнашачак. Бу участокларга Акрос комбайннарын кертмәгәннәр. 

— Саламын җыйнап аласы булгач, шуңа Акросларны басуга чыгармый тордык. Алар барысы да төзек, комбайнчылар белән комплектлаштырылган. Калган басуларга алар да чыгачак. Сугучы комбайнда эшләүчеләр Эльбрус Мөхәммәтов, Фоат Дәүләтов, Нияз Ганиев, Альберт Шәңгәрәев, егучы комбайнда эшләүчеләр Илшат Гыйзетдинов һәм Ришат Рамзановлар — барысы да тырыш һәм тәҗрибәлеләр. Икмәк ташырга да машиналар һәм шоферлар җитә, — ди Газинур Әхмәев. 


Эльбрус Мөхәммәтов:

— 1992 елдан бирле шушы җирлектә эшлим. Нью Холланд белән эшләвемә җиденче сезон китте. Быел уңыш азрак. Шуңа булганын югалтуларсыз җыйнап алырга дигән максат белән эшлибез. Тизлек артыннан кумыйча, сыйфатлы булсын дибез. Гадәттә икмәк пакус астында кала, аларны калдырмаска тырышабыз. Комбайннарны алдан ук көйләдек. Ярдәмчем — Фирзәр Салихов. Бик тырыш егет. 


Фоат Дәүләтов: 

— Үземне белә башлаганнан бирле басуда инде мин. 2007 елда ДОН-1500 комбайнын алып кайткан идем. Аллага шөкер, моңарчы сынатканы юк. 


— Урып-җыюны көтеп аласызмы?

— Көтмиме соң! Әлбәттә көтәбез. Игеннәрнең өлгергәнен «дүрт» күз белән көтеп торабыз. Күңел басуларга җилкенә. Быел уңыш аз. Басуга төштән соң чыккан идек, өченче бункерны тутырам. Ярый инде. Шулай булса да, кәефне төшермибез. Урып-җыюларны исән-сау башкарып чыгарга язсын. 

Ильяс Акмалов:

— Актанышның 2 нче мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамладым. Җәйге чорда бирегә эшкә килдем. Фоат абый Дәүләтов янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшлим. Ул бик яхшы комбайнчы. Мине эшкә өйрәтә. Комбайн белән басуларны иңләү нык ошый. 


— Эшләгән хезмәт хакыңны нәрсәгә сарыф итәчәксең?

— Машина йөртү таныклыгына укырга җыенам. 


Агрофирманың быелгы урып-җыю чорында 230 гектар мәйданда көзге бодай, 1072 гектарда язгы бодай (250 гектарын терлекләргә азык итеп салганнар), 810 гектар мәйданда арпа ( 250 гектарын азыкка салганнар), 149 гектарда солы, 200 гектарда борчакны (130 гектары азыкка алынган) җыйнап аласылары була. 500 гектардан артык көнбагыш, 480 гектар бөртеккә кукуруз, 400 гектардан артык берьеллыклар, 500 гектар терлек азыгына дигән кукурузлары бар. 

— Быел уңышның түбән икәне күренеп тора. Шуңа да карамастан, күңелләрне төшермибез. Ел саен бер еллык запас белән ике елга җитәрлек терлек азыгы әзерләнә. Быел да шактый гына азык салынды. Күпмедер күләмдә фураж кирәк булачак. Анысы белән дә тәэмин итәрбез дибез. Киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык булса да, алдагы елларны белеп булмый, быел да тиешле күләмдә салырбыз, дибез, — ди Газинур Әхмәев.

Тулысынча бу хакта «Актаныш таңнары» газетасының 14 июль санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев