Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иминлекне тәэмин итү – төп бурыч

Сонгы елларда урып-җыю сезоны авыл хуҗалыгы тармагында бик күп имгәнүләр алу вакыты булып тора. Иң куркыныч һөнәр ияләре булып та механизаторлар кала бирә. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре: - куркынычсызлык техникасын, янгынга каршы инструктажны бозу; - техниканың хуҗалык җитәкчесе яисә баш белгечләр тарафыннан расланмаган маршрут буенча хәрәкәте, технологияне бозып эш башкару;...

Сонгы елларда урып-җыю сезоны авыл хуҗалыгы тармагында бик күп имгәнүләр алу вакыты булып тора. Иң куркыныч һөнәр ияләре булып та механизаторлар кала бирә.

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре:

- куркынычсызлык техникасын, янгынга каршы инструктажны бозу;

- техниканың хуҗалык җитәкчесе яисә баш белгечләр тарафыннан расланмаган маршрут буенча хәрәкәте, технологияне бозып эш башкару;

- урып-җыю техникасының әзерләнеп бетмәве (карданлы, чылбырлы, каешлы тапшыруларда саклагыч япмаларның булмавы), янгынга каршы жиһазлар (янгын сүндергеч, көрәк, лом, себерке) белән тәэмин итеп бетермәү;

- кырда эшләгәндә билгеләнгән ял урыннары булмау;

- кабинада чит кешеләр булу;

- шәхси саклану чараларын кулланмау.

Урып-җыю кампаниясендә катнашучыларның гомерен, сәламәтлеген саклап калуның әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт хезмәтне саклау инспекциясе, реги-
онара хезмәтне саклау ассоциациясе, авыл хуҗалыгы профсоюзы комитеты белән берлектә, 20 июльдән "2015 елның урып-җыю чорында хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлеше, куркынычсыз җитештерү булдыру" айлыгы үткәрә. Айлык вакытында игътибар үзәгенә куелырга тиеш бурычлар:

- хезмәт килешүе буенча эшләүче барлык эшчеләргә дә (вакытлыча килешү булса да) сәламәт һәм куркынычсыз эш шартлары булдыру;

- урып-җыю техникасының, амбар алды агрегатларының (бигрәк тә ЗАВ, КЗС агрегатларының, икмәк салу чокырларының саклагыч сетка белән каплануы) төзеклеген, янгынга каршы әзерлеген һәрдаим тикшереп тору;

- техниканы билгеләнгән урында саклауны оештыру;

- җиһазландырылмаган техникада кешеләр йөртүгә юл куймау;

- идарә итү таныклыгы булмаган кешеләрнең техника белән хәрәкәт итүен булдырмау;

- техниканың төзек хәлдә эшкә чыгу-кайтуын контрольгә алу;

- техника белән идарә итүчеләргә иртәнге медицина каравы үткәрү;

- эш урыннарында янгын сүндергечләрне, аптечкаларны, махсус кием, шәхси саклану чараларын тикшереп тору;

- закон таләпләре нигезендә, 18 яше тулмаган яшүсмерләргә, хатын-кызларга авыр, зыянлы, куркыныч эш кушуны булдырмау;

- урып-җыю кампаниясендә катнашучыларның барысы белән дә чираттан тыш инструктаж үткәрү;

- янгынга каршы кизү торуны оештыру, су алу юллары булдыру, су башняларын краннар белән жиһазлау.

Урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев