Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әкренләп булса да, проблемалары хәл ителә

Хуҗалыкларның кышка әзерлеген карау максатыннан оештырылучы авыл хуҗалыгы киңәшмәсенең чираттагысы “Саф” хуҗалыгында узды. Анда район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Бүген  терлекчелек тармагы хуҗалыкның тоткасы дисәк тә, ялгышмабыз. Чөнки кышкы чорда төп акча кереме сөтчелек һәм итчелектән икәнен һәркем белә. “Саф” хуҗалыгында да яхшы аңлыйлар моны. Күбрәк терлек тоту, аларны көтүдә йөртү өчен мөмкинлек булдыру максатыннан кайчандыр бетерелгән Иске Кадермәт авылындагы ташландык торакларны да 2016 елда кабат сафка бастырганнар. Теше малларны биредә тәрбияли башлаганнар. 3 центнерга җиткән тешеләрне Иске Сәфәр фермасыннан бирегә күчерәләр. Лейкозлы һәм сәламәт маллар аерым торакларга урнаштырыла. Бүген биредә 200 баш теше мал бар. Авырлыклары 385 килограммга җиткәч, шушында ук ясалма ысул белән каплатылалар. Вакытлары җиткәч, Иске Сәфәр фермасына күчерелеп, шунда бозаулатылалар. Әлеге программаны уңай, ди хуҗалык җитәкчесе. Тешеләре тәүлегенә 700-800 грамм үсеш бирә. Моны начар дип булмый. 
– Утарларда ылыс куелган.  Моны уңай яктан бәялим. Чөнки каратин җитмәсә, терлек үз организмындагысын тота башлый. Әле урманнарга керү мөмкин. Шунлыктан терлекләрне ылыс белән тәэмин итсәгез иде, – диде Айдар Мирхәйдәров. 
Әлеге фермага ут, су көйләнгән. Ул яктан кыенлыклар юк. Әмма электән калган ташландык 
тораклар, тирә-якны ямьсезләп тора. Боларыннан арыну чарасын да табарбыз, диделәр. 
Хуҗалыкның барысы 1280 баш мөгезле эре терлеге булып, шуларның 520сен савым сыерлары тәшкил итә. Бүген алар көнгә 5800 килограмм сөт савалар. Бер сыерга уртача 11 килограмм тирәсе туры килә. Әлбәттә бу, хуҗалык өчен артык зур күрсәткеч түгел. Моны җитәкчеләре Илфат 
Әндәрҗәнов та яшерми. 
– Сөт җитештерүне ничек тә 10 тоннага чыгарырга иде. Терлек азыгы рационы буенча 
исәпләгәндә, безнең бер сыердан 22 килограмм сөт савылырга тиеш. Нишләп рационга карата сөт җитми дип уйланабыз. 
Сәбәпләрен дә эзлибез, – ди ул.  
Алар барлык терлекләргә дә азыкны ел әйләнәсе миксерларда болгатып бирәләр. Он да шул катнаш азыкка кушып бирелә. Азыкны атнага ике тапкыр лабораториядә тикшертәләр. Анализлары начар түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, азыкның миксерда болгатылуы буенча таләпләргә туры килгән ике хуҗалыкның берсе “Башак” булса, икенчесе “Саф”.
Терлекләргә кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән. 
– Үз көчебез белән кышка җитәрлек күләмдә 5965 тонна сенаж, 5100 тонна силос салынды. Бер шартлы терлеккә 30,3 центнер азык берәмлеге туры килә. Катнаш азык ясау өчен  арпа, бодай, солы, борчак аерып салып куелды. Кушар өчен шрот, жмых бар, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Инсаф Закиров.
Айдар Мирхәйдәров барлык хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә дә мөрәҗәгать итеп, силос, сенаж базларына сан сугарга һәм базларның  паспортын булдырып, аны баз кырыена беркетеп куярга кушты. Алайса, азыкны анализга китергәч, кайсы базныкы икәнен дә белми торучылар бар, диде. 
“Саф” хуҗалыгының терлекчелегенә район башлыгы үз күзлегеннән бәя бирде. 
–  Әлеге хуҗалык соңгы вакытта симертү терлекләренә дә игътибарын арттырды. Беренче тапкыр дисәң дә буладыр, дүрт центнер ярымлы 45 баш үгез саттылар. Калганнары әле кечерәк. Аларын да шул авырлыкка җиткереп  сатсагыз, күп кенә проблемларыгыз хәл ителәчәк, – диде Энгель Фәттахов. – Инде сөтегезне дә 
10 тоннага чыгару бурычын куегыз. 
Машина-трактор паркында
Чыннан да, хуҗалыкта җитәкче кулы сизелә. Машина-трактор паркының ихатасында да уңай якка бик күп эш башкарылган. Бар техника саклауга куелган. 
Хуҗалыкның баш инженеры Ирек Сәлахов техника ремонты буенча мәгълүмат җиткерде. 
– Барлык культиваторлар, тырмалар ремонтланып беткән. Бүгенге көндә трактор, КамАЗларны ремонтлыйбыз, – диде ул. 
Катоклар исә ремонтларлык хәлдә түгел. Алар яңартуны сорый. Икенче цехта чәчкечләр ремонтлана. Ремонт бүлмәсе җылы һәм якты. Хезмәткәрләргә тиешле эш шартлары тудырылган. 5 чәчкеч ремонттан чыккан инде. Тагын ике чәчкеч һәм бер чәчү комплексын ремонтлыйсылары калган. 
– Чәчкечләрдән соң алар биредә үсемлекләрне агулау техникасын ремонтлаячаклар. Техника ремонты буенча хуҗалыкта артык проблема юк. Комбайннарның барабан аслары да ремонтланып бетү алдында, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев. 
Машина-техника паркын яңарту буенча хуҗалык барыбер тырыша. Узган ел бер терлек азыгы әзерли торган ДОН-680, бер Массей Фиргюсон комбайны, быел ике печән кысу җайланмасы алганнар. Алга таба зур егәрлекле техника алырга исәп тоталар. Быел икмәк киптерү җайланмасына зур күләмдәге реконструкция эше башкарылган. Аның каркасыннан башка әйберсе юк иде, диләр. Барысы дүрт миллионнан артык сумга аңа җиһазлар алып куелган. Икмәк күчерү җайланмасы, дүртәр тонна сыешлы икмәк 
саклау банкалары урнаштырылган. Бу, киләчәктә хуҗалыкка шактый сумнарны янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Ындыр табагы алдында
Ындыр табагындагы складлардагы орлыклар барысы да тәртип белән салып куелган. Складлар кышка тиешле таләпләргә туры китереп әзерләнгән. Хуҗалыкның баш агрономы Мөхәммәтгали Тимеровның әйтүе буенча алар 10 мең центнер күләмендә орлык салганнар. 
–  Шуның 8 мең центнеры чәчүгә җитә, ике мең центнеры 2021 елгы чәчү өчен калачак. Орлыклар барысы да тикшертелгән, кондициягә китерелгән, – диде ул. 
Бодай белән арпаны югары 
репродукциягә әйләндерү өчен унар тонна орлык алырга кирәк булачак. Анысын да алабыз, диделәр. 
– Борчак буенча проблемасы юк, солыны узган ел алып кайттылар. Бодайны алу буенча да сөйләшүләр алып баралар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Рәфит Мирзаһитов. 
Сату өчен 4 мең центнер арпалары да бар. Моны уңай яктан бәяләде район башлыгы. 
–  Хәзер киләсе ел уңышына әзерлек башланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларга бер гектарга тәэсир итү көчендә 35 килограммнан ашлама туплау бурычы куелган иде. Бүген “Нигез” хуҗалыгы һәм “Әнәк” агрофирмасының гына шушы күләмдә ашламасы бар. Калган хуҗалыкларга да моның буенча эшләргә кирәк, – диде Рәфит Мирзаһитов.  
Ул шулай ук көзге культура уҗымнарының шикәрләрен тикшерү буенча алынган анализ нәтиҗәләренә дә тукталды. Ашлама кертеп, үз югарылыгында чәчелгән культура уҗымнарында шикәр 16 процент. Кышлату өчен бу минималь дозада булса да бара, диде. Ә чиста парга чәчелгән участокларда шикәр күләме 26-27 процент.  
Ахырдан йомгаклап, Энгель Фәттахов булган икмәкне сатып, бурычларны бетерергә һәм хезмәт хакын айныкын айга биреп барырлык итеп эш оештырырга кирәк, диде. 
–  Хуҗалыкта бик күп эш эшләнгән, киләчәккә перспективасы да бар. Базасы да җитәрлек. Киләсе елга кукуруздан карнаж да салсагыз, продукция җитештерүчәнлегегез дә артачак, – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев