Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

МТП мөдире, тракторчы, спортчы Илмира апа

Хезмәтеңнән тәм табып яшәү – олы бәхет.

                           Районыбызның “Әнәк” агрофирмасының Киров авылы бүлекчәсе яхшы гына эшләп килә, уңышлары шактый. Һәр хуҗалыкның йөзен аның тырыш, уңганлыклары һәм булдыклы булулары белән дан тоткан хезмәтчәннәр билгели. Очерк герое Илмира Навадир кызы Гыйзетдинова мин килгәндә эш урынында иде. Сүзне, аның ничек авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлавы хакында белешеп башладым.
“Авыл хуҗалыгына туган авылым Кировта урта мәктәпне тәмамлагач та килдем. 1988нче елдан алып тракторчы булып хезмәт куйдым, 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр машина-трактор паркы җитәкчесемен. Читтән торып Минзәлә якларында агрономлыкка белем алдым. 


Беренче эш көннәрем әле дә хәтердә: 10нчы сыйныфны тәмамлагач та механизатор булып киттем. Киров совхозына эшкә төштем, ул вакыттагы җитәкчебез Нургаян абый Нурлыевка рәхмәтлемен. Остазым – әтием булды. Ул мине өйрәтте – дип әтисенә олы хөрмәт белән сөйли Илмира ханым.


Илмира Навадир кызы – чын-чыннан агротехникаларның ханбикәсе.
                           Әтисе 45 ел стажлы, абруйлы тракторчы Навадир Касыймович була, әнисе 42 ел буена уңган сыер савучы Илсинә Габдулловна.Әнисе  берникадәр каршы булса да, 6 яшьтән үк әтисенең тракторы кабинасында утырып йөри ул. Үсә бара, әтисен басу-кырлардан юллап табып, аңа ияреп эшкә китә, бу һөнәрне гомерлек профессиясе итеп сайлый. Механизатор булган чакларында Илмира апа тракторы ватылып калса фәлән дә үзе аны төзәтеп җибәрә торган була. Менә шундый ул безнең милләтебезнең асыл хатын-кызлары!
                           Әле дә техниканы бик ярата Илмира апа, үзе руль артында машинада да җилдерә. Бүгенгесе көнне дә яраткан эшенә мөкиббән материалым героинясы, хезмәт шартлары ошаганлыкны, хезмәт хаклары вакытында түләнүне дә ассызыклады. 
Иртәнге сәгать 6да эш көне башланып китә Илмир Гизетдинованың, планёрка, эш оештыру...  Эретеп ябыштыручылар, слесарьләр, токарьләр, механизаторлар – Илмира апаның кул астында, уңышлы эшлиләр. 
Илмира Навадировнаның киңәшләре, үгет-нәсыйхат сүзләре белән яшь механизаторлар, белгечләр чыныгу алалар, хезмәт юлларын башлап җибәрәләр. МТПда әлеге вакытта 30 техника исәпләнә:К-700,  трактор 53, “Камаз”лар, “Белоруслар, МТЗ 12-21, 80-30. Яңа техникалардан К-700 узган елны гына әле кайткан.


Авыл хуҗалыгыннан туйдым, китәм, дигән чак булмады! Төп йортта гомер кичерәм, 5 бала үстек, һәрберебез матур гына яши.  Әнием әле дә исән-сау, 80 яшьтән өстә инде кадерлебез” дип сөйли безгә Илмира апа.


Моннан тыш ул һәвәскәр спортчы да:гер күтәрә, кул көрәштерү буенча.
Илмира апа нинди кеше, нинди җитәкче, нинди хезмәттәш һәм авылдаш?
Филүс Гәрәев, “Әнәк” агрофирмасының Киров авылы бүлекчәсен җитәкли:


Илмира апа, һәрбер кушкан эшне җиренә җиткереп башкара, тырыш кеше. Ул яшьләргә, яңа гына авыл хуҗалыгына килгәннәргә бик яхшы карашта, аларга һәрчак ярдәм итә, төзәтеп җибәрә кирәк чакта. Аның беркайчан да эш калдырып торганы юк, тәвәккәл шәхес. Көчле ханым ул. Фикерле, хезмәтен җаваплы карашта башкара. Менә шундый Илмира апабыз кебек уңганнар – безнең горурлык! 


Фарса Хәлимов, “Әнәк агрофирмасының Киров бүлекчәсенең әйдәүче инженеры:


Илмира Навадир кызы белән 2009нчы еллардан бирле танышбыз, бергәләп эшлибез. Эш тәҗрибәсе зур, механизаторлар алдында дәрәҗәлеге, абруе бар. Килешеп эшлибез, җиңел эшләү аның белән. 


Арсен Хәбибуллин, ашлама төяүдә эшли:


Илмира Навадировна – бик яхшы җитәкче, тәлапчән. Мин монда 1993нче елдан бирле, армия сафларыннан кайтканнан бирле эшлим. Тагы бер шәп сыйфаты Илмираның – кешелекле, кечелекле, изге җанлы. Кирәк чакта тыңлый белә, матур итеп киңәш бирә. 


Фәндәрия Галләмова, Киров авыл Советы сәркатибе:


Илмира белән электән үк бергә эшләдек. Мин әле Киров исемендәге совхозда баш бухгалтер булып хезмәт куйганда истә: үзенең эшенә җаваплы карый, зарланганын, гайбәт сөйләгәнен күргән булмады. Авыл халкы аны чиксез хөрмәт итә, йөзе авылдашлары, якташлары алдында – ак! “Күрше хакы – Тәңре хакы” диләр. Ул нәкъ шундый җырлардагыча күрше, күршесе ялгыз яшәгән Фәрит абый Әхмәтовка карата да бик ярдәмчел, күз-колак булып яши. Гомумән алсак, абруе зур.


                           Менә шундый соклангыч шәхес, ир-атлар һөнәрен дә үз иткән, техниканы йөгәрләгән Илмира апа Гыйзетдиинова. Бу урында, нәкъ шулай ук техниканы үз иткән, төзәткән данлы "Москва слезам не верит" киносындагы Катя Тихомирова белән кайбер охшашлыклары күзгә ачыктан-ачык чагыла икәнен аңлыйсың, күрәсең. Чын күңелдән мактаулы хезмәтен башкарганы күренеп тора, озатканда да Илмира апа шатлыклы куанычы белән уртаклашты. Чәчүгә яңа агрегатлар кайткан, комплектлаштырылганнар. Язгы чәчүдән соң тигезли торган агрегатлар икән.
Бу хуҗалыкка баргач без чәчү эшләренә кайчан керү ниятләнә, хезмәт хаклары чынлап та әйбәтме, ничә хезмәткәр эшли икән әлеге бүлекчәдә белештек.
                           Язгы кыр-чәчү эшләренә кировлылар һәм Олыимән авылы бүлекчәсе апрельнең 15ләрендә кереп китәргә торалар, карлар эреп, җирләр җилләгәч. Әлегесе көнне бар әзерлек кабат-кабат тикшерелә, кирәк булса төзәтелә. 
Хезмәт хаклары монда чынлап та зарланырлык түгел икән, һәр айның 15 зарплата һәм 28 аванс тоткарланмыйча түләнелеп килә.
Мондый эш шартлары булганда – яңа хезмәт казанышларына омтылып, планнарны яхшы үтәп, дәртләнеп эшлисе генә! 

                           Үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр ихлас соклану һәм хөрмәт хисе уята. Аеруча авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте иң авырлардан санала. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән башкалардан аерылып тора.

                           Без сезне якынлашып килгән Халыкара гүзәл затлар бәйрәме алдыннан Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, хезмәтләре белән хөрмәтле хатын-кызлар белән таныштырып, алар турында материаллар эшләргә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев