Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Онытылып калган

Урып-җыю тәмамланганнан соң кайбер басуларда еш кына шундыйрак күренешләргә тап буласың: төрле сәбәпләр аркасында кырларда онытылып калган салам өемнәре ул. Кайсы кемнең басуы икәнен аңлатып торуда мәгънә юк, һәркем үз җирләрен яхшы таныйдыр. Берсендә калган салам өемнәренә ут төрткәннәр. Ягулык, техника һәм кеше хезмәте түгеп хәстәрләгәннәр дә-утка салганнар. Икенче фотода...

Урып-җыю тәмамланганнан соң кайбер басуларда еш кына шундыйрак күренешләргә тап буласың: төрле сәбәпләр аркасында кырларда онытылып калган салам өемнәре ул. Кайсы кемнең басуы икәнен аңлатып торуда мәгънә юк, һәркем үз җирләрен яхшы таныйдыр. Берсендә калган салам өемнәренә ут төрткәннәр. Ягулык, техника һәм кеше хезмәте түгеп хәстәрләгәннәр дә-утка салганнар. Икенче фотода эшкәртелми калдырылган җир "утравында" файдасыз таралып яткан салам өеме.
Шөкер, 2010 еллар вәзгыяте салам хәстәрләргә яхшы өйрәтте, тик хуҗалыклар әлеге хезмәттә аеруча көч куеп, артыгын тырышып ташлыйлар. Шул сәбәпле, елдан-ел хуҗалык биләмәләрендә салам өемнәре артканнан арта. Яраксызга килгәч исә, тагын чыгымнар түгеп кайда булса да олактыру җаен эзләргә мәҗбүрләр. Ихтыяҗны капларлык күләмдә генә хәстәрен күреп, калганы белән җирне ашласаң хәерлерәк икәнен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә һәрдаим искәртеп тора, тик әлегә бу сүзләргә битараф, үз-үзләренә зыянга эш кылучылар җитәрлек.
Авыл халкына алып китәргә ирек бирсәң, бәлки файдасы булыр иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев