Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Рөстәм Миңнеханов корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан итте

Татарстанда туфракның нормадан тыш корылыгы аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 3 июльдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шушы хактагы боерыкка кул куйды. Бүген әлеге рәсми документ республика Хөкүмәте порталында пәйда булды.

«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», — диелә документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар әзерләргә тиеш. Муниципаль район башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларына җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркем составын билгеләргә тәкъдим ителгән.

Гадәттән тыш хәл режимын кертү планнары турында элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, яңгырлар республика районнарын читләтеп үтә. Корылык күренешләре (туфрак һәм атмосфера корылыгы) республиканың бөтен территориясендә дә теркәлде, ә июнь аенда Татарстанда 60 мм яварга тиешле яңгырның 15 миллиметры гына җиргә төшкән. "Июль аенда да явым-төшемнәр көтелми", ди  КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев