Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстанда берәү генә

Актанышта, моңарчы әле Татарстанда аналоглары булмаган лаборатория эшли башлады. Район ветеринар берләшмәсе базасында урнашкан әлеге тикшерү үзәгендә терлек азыгына тирәнтен анализ ясап, тиешле рацион төзү мөмкинлеге туачак. Бу инде сөтчелек тармагының үсешенә зур адым дияргә була. Әлеге лаборатория республикада беренче булса, Россия күләмендә җиһазланыш буенча икенче булып төзелде. Терлекчелек тармагына...

Актанышта, моңарчы әле Татарстанда аналоглары булмаган лаборатория эшли башлады. Район ветеринар берләшмәсе базасында урнашкан әлеге тикшерү үзәгендә терлек азыгына тирәнтен анализ ясап, тиешле рацион төзү мөмкинлеге туачак. Бу инде сөтчелек тармагының үсешенә зур адым дияргә була.
Әлеге лаборатория республикада беренче булса, Россия күләмендә җиһазланыш буенча икенче булып төзелде. Терлекчелек тармагына фәнни яктан якын килеп уңай юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк ул.
- Мондый лаборатория булдыру нияте Белорусиягә барып кайткач, аларның эшчәнлеген өйрәнгәч туды. Алар белән килешү төзеп, республика президенты, авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Татнефть" җәмгыяте белән берлектә шушы лабораторияне сафка бастырдык, - ди район башлыгы Фаил Камаев.
- Авыл хуҗалыгы белән шөгылләнгән район өчен һава кебек кирәк иде ул. Моңарчы без малларны сукырларча ашаттык: азыкны элеккечә, якынча килеп әзерләп бирдек. Ә аның ничек итеп эшкәртелүен, малларның сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен фәнни яктан килеп әйтә алмый идек. Бүгенге көндә, терлеккә биреләсе азыкка тирәнтен анализ ясап, баланслау өчен бөтен өстәмәләрне билгеләп, теге яки бу сыерның сөтбирүчәнлеген арттыру өчен бу азыкка нәрсә өстәргә һәм күпме күләмдә кирәклеген ачык күрә алабыз. Лабораториянең тикшерү мөмкинлекләре зур. Мәсәлән, көзге уҗымнарның шикәр анализын ясар өчен дә хәзер читкә барасы юк, - дип ассызыклады ул.
Лабораторияне сафка бастыруда "Унибокс" - белорус-итальян предприятиясе вәкилләре катнашты. Биредә 3 кеше хезмәт куячак. Алар барысы да Белорусияда белем алып, әлеге эшчәнлек белән тирәнтен танышып кайтканнар.
- Биредә 1 мал табибы һәм 2 зоотехник эшләячәк. Чөнки анализ алу гына түгел, рацион төзеп бирү дә кирәк. Баштагы чорда көнгә 10 анализ эшләсәк әйбәт дип саныйм, киләчәктә, тәҗрибә арткач, 15-20 анализ эшли башларбыз дип торабыз, - ди берләшмә җитәкчесе Солтан Латыпов.
Лабораториянең даны инде чит төбәкләргә дә таралырга өлгергән. Бүгенге көндә күрше Башкортстан, Самара һәм башка өлкәләрдән кызыксынучылар күп икән. Чөнки моңарчы андый анализны ясар өчен тикшерүгә алынганны Мәскәүгә яки, мәсәлән Белорусиягә җибәрергә туры килгән. Читтән килүчеләргә билгеле бер күләмдә түләү билгеләнсә, район хуҗалыклары әлегә бу мөмкинлектән бушка файдалана алачаклар.
-Мондый эшчәнлеккә бәйле ихтияҗлар белән без инде күптәннән Белорусия белән хәбәрдә тора идек. Азыкка анализ ясар өчен элек аны самолет белән шунда җибәрә идек. Билгеле, бу еллык анализны алыр өчен генә эшләнә иде, азыкның анализын даими тикшерү мөмкинлеге юк иде. Шундый лабораториянең үзебездә булуы әлбәттә зур сөенеч. Терлекләргә көнлек ашаткан ризыкны даими тикшереп тору мөмкинлеге туачак һәм бу районда тиз арада, ярты ел эчендә терлекчелек тармагының җитештерүчәнлегендә зур нәтиҗә бирер дип уйлыйм, - дип уртаклашты үз фикерләре белән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә фәнни яңарышларга таянып хезмәт куючы "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Валиев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев