Терлекчеләр осталыкларын күрсәтте
Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ел саен җәйнең беренче аенда уздырылучы савымчылар бәйгесе быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, көзгә калдырылды. Билгеле сәбәпләр аркасында ул республикада да безнең районнан алдарак узды. Әмма матур гадәткә хилафлык китермичә, 16 сентябрь көнне “Алга” хуҗалыгының җәйге лагерена савымчылар, лаборантлар, зоотехниклар, мал табиблары, технологлар көч сынашырга җыйналды. Быел ул 44 нче тапкыр уздырыла.
Күпчелек хуҗалыкларның маллары инде бу вакытта фермаларга кайтып бетсә дә, “Алга” хуҗалыгы терлекләре әлегә җәйләүдән кайтмаган. Терлекләрнең урыннары коры. Бәйгене үткәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган иде.
Көч сынашырга килүчеләрне кайнар чәй белән каршы алды алгалылар. Бу да ярышучыларның күңелләрен күтәреп җибәрде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев бәйгедә катнашучыларны тәбрик итеп, уңышлар теләде.
– Бүген биредә зур бәйрәм. Ярышта катнашучылар бер-берсе белән аралашып, матур итеп көч сынашырлар, дип уйлыйм. Табигать тә безнең яклы. Яңгырлар да туктады. Узган елдан аермалы буларак, быел мал табибларын ике төркемгә бүлдек. Быел баш мал табиблары һәм ветеринария фельдшерлары аерым көч сынашачак. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә Нур Баян исемендәге, “Эконом” хуҗалыклары гел катнашмады. “Актаныш” агрофирмасының савымчылары килмәде. Моны инде аларның саву графигы үзгәрү белән бәйледер диясе килә. “Башак” хуҗалыгының белгечләре катнашмады. Әлеге хуҗалык җитәкчеләре бу бәйгегә җавапсыз карадылар дияргә кирәк. Ә биредә көч сынашучыларга җиңүләр насыйп булсын, – диде ул.
Узган ярышта җиңү яулаучылар бәйрәм әләмен күтәргәннән соң, ярышлар башланып китте. Савымчылар теоретик белемнәрен сынау, саву аппаратын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар. Күбрәк савымчыларны бәйгегә җәлеп итү максатыннан ярышлар быел да 35 яшькә тикле савымчылар арасында аерым, аннан зурраклар арасында аерым үткәрелде.
Ярыш, ярыш инде. Шактый тәҗрибә туплаган савымчыларны да каушата ул.
– 31 елдан артык савымчы булып эшлим. Әлеге ярышларда да ун елдан артык катнашам инде. Берничә ел өченче урын да алдым. Бәйгегә бик теләп киләм. Бу безгә тәҗрибә туплау, белгәннәрне гел кабатлап, ныгытып тору өчен дә файдалы. Эш шартларыбыз елдан-ел камилләшә. Бүгенге көндә 85 баш сыер савам. Бер сыерга уртача 14-15 килограмм сөт савыла. Бүгенге бәйгедә сынатмабыз дим, – ди узган бәйгенең абсолют җиңүчесе, “Наратлы ” хуҗалыгы савымчысы Дилүзә Яппарова.
Икенче урында сөтнең сыйфаты өчен җаваплы лаборантлар, өченче урында зоотехниклар дүртенче урында мал табиблары, ветеринария фельдшерлары үз белемнәрен күрсәтте.
– “Ташкын” хуҗалыгында зоотехник булып егерме ел эшлим инде. Бүгенге бәйгедә көннең җилле булуы да комачауламады. Биремнәрне яхшы гына эшләп чыктым. Терлекләргә ашату өчен рацион да төзедек. Үзебезгә файдалы мәгълүмат та алдык, - ди Ирек Хәйриев.
-Технолог булып биш ел эшлим. Мондый бәйгеләрдә ел саен катнашам. Быел республика ярышына да бардым. Әлеге бәйгеләр үзебезнең белемне сынап карау белән бергә коллегалар белән очрашу, булган проблемалар хакында фикер алышуга да мөмкинлек бирә. Бүген 10 сорауга җавап бирдек, тест эшләдек һәм гамәли өлешендә сыер каплатып карадык, - ди “Әнәк” агрофирмасының Татарстан бүлекчәсе технологы Тәбрис Фәттахов.
- Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Үзем “Нигез” хуҗалыгында мал табибы булып эшлим. Безнең бурыч, малларның сәламәтлеген кайгырту. Шул максаттан төрле вакцинацияләр эшлибез, профилактик чаралар уздырабыз. Көне салкынча, җилле булса да, бәйге бик күңелле үтә. Биремнәре алай авыр булмады, -ди Илшат Зәкиев.
Барлык биремнәр, гамәли сынаулар үтелгәннән соң, катнашучылар арасында урыннар чыгарылды. Бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү барышында муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, терлекчеләргә, белгечләргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– Елга бер тапкыр үткәрелә торган бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Быел аны үткәрү соңгарак калды. Алдагы елга җәй көне үткәрербез дип өметләнәбез. Мондый ярышлар бик кирәк дип исәплим. Иң көчле зоотехникны, иң көчле лаборантны, иң көчле мал табибларын, савымчыларын күрәсебез килә. Алар шушы бәйгеләрдә ачыклана инде. Аеруча мал табибларыннан башка терлекчелекне алып барып булмый. Нинди генә технологияләр, техника кертсәк тә, сезнең хезмәттән башка югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Югары үрләргә ирешеп, шуның әҗерен дә күрергә язсын, –диде ул.
Ярышта абсолют җиңүчесе булып, әле быел гына ”Алга” хуҗалыгында савымчы булып эшли башлаган 20 яшьлек Валентина Андерьянова калды.
–Савымчы булып бер ай элек кенә эшли башладым. 56 сыер савам. Хезмәтемне дә, сыерларымны да яратам. Әлеге эшкә тотынырга бер дә курыкмадым. Барысына үзем өйрәндем. Сыер саву аппаратын гел сүтеп-җыеп кулымны шомарттым. Бу бәйгедә җиңәрмен дип уйламадым да. Бик нык сөендем, – диде ул.
Бәйге җиңүчеләре Мактау кәгазьләре, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев