Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тәмамларга күп калмады

Бар халык күмәкләшеп карга боткасыннан авыз иткәндә, игенчеләр матур язның һәр мизгелен файдага авыштырып киләчәк уңышка нигез сала. Кырда бәйрәм дә, ял да юк. Районның "Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Наратлы", "Башак", "Нигез", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда исә инде хезмәтнең яртысы башкарылган. - Аллаһы боерса, төп чәчүне, 9 Май - Җиңү бәйрәмнәренә...

Бар халык күмәкләшеп карга боткасыннан авыз иткәндә, игенчеләр матур язның һәр мизгелен файдага авыштырып киләчәк уңышка нигез сала. Кырда бәйрәм дә, ял да юк. Районның "Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Наратлы", "Башак", "Нигез", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда исә инде хезмәтнең яртысы башкарылган.
- Аллаһы боерса, төп чәчүне, 9 Май - Җиңү бәйрәмнәренә тәмамларга иде инде. Егетләр дә сынатмый, норманы арттырып үтәргә тырышалар. Шулай да, ашыгып чәчүнең бер файдасы да юк, басулар тигез җитешмәде, - ди "Таң" хуҗалыгының Такталачык бүлекчәсе агрономы Шаһит абый Садыйков. Аның сүзләрен механизаторлар да куәтли:
- Җир тигез өлгермәде, йөрергә авыр. Шөкер, тоткарлыклар юк, егетләр дә шәп, - ди Вәрис Әмирҗанов.
"Таң" хуҗалыгының ике бүлекчәсендә 6 бригада хезмәт куя: Такталачык өлешендә Васил Һадимөхәммәтов ашлама кертә, Газинур Габдуллин җир эшкәртүдә, Инсаф Гәрәев, Вәрис Әмирҗанов белән Айдар Гайнетдиновлар звеносы чәчүдә. Теләкәй бүлекчәсендә төп эшче көчләрне данлыклы Идрисовлар династиясе - Нияз, Рияз, Рәвис, Риназлар тәшкил итә, Айдар Мусин исә ашлама кертүдә.
- Быел ул аеруча шактый күләмдә эш башкарды, ә Идрисовларга инде сүз дә әйтерлек түгел. Шундый егетләр булганда авыр хезмәт тә җиңел уза,- ди алар турында хуҗалык җитәкчесенең урынбасары Ригель Миңнеханов.
- Эш яхшы оешканлык белән бара. Бүгенге көндә 1 мең гектар мәйданда эш тәмам, тагын бәрәкәтләндерәсе 600 гектардан артык мәйдан калып бара. Игеннәр борын төрткәнче тырмалап алсак, яхшы булыр иде,- ди Теләкәй бүлекчәсенең җир белгече Рәсүл Галиев. "Нива"сы белән, агроном йөргән җирдә чүп үсми ул дип, киң басу буйлап юл салып кырда хезмәт куйганнар янына ашыкканда, элекке чор белән хәзерге игенчелекне дә чагыштырып алды ул. Ни дисәң дә, ярты гомере кырда узган:
- Совет властен, коммунистларны сүгәбез, ә бит уйлап карасаң элек эшләргә нинди генә төр техника юк иде, тырмаларның да төрлесе: эресе, вагы бар иде... Хәзер инде бернәрсә дә калмады. Дөрес, хәзерге техника көчле, куәтле, тик элементар нәрсәләр онытылып бара. Кырларга чүп үләннәренә каршы гербицид керткәнче тырмалау хәерлерәк. Әлбәттә, дөрес вакытта. Ә агу ул беренче борын тишкән чүпне генә юк итә, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Мактап йөргәнбез икән: механизаторларның нәкъ төшке аш вакытына туры килдек. Алар тамак ялгап алган арада безгә дә өлеш чыкты. Игенчеләрне, һәрьелдагыча, Инсаф абый белән Рәмзия апа Әхнәфовлар сыйлый. Бу урында инде, тәмле ашлары өчен аларга янә бер рәхмәт әйтмәсәм, сүзем тулы булмас иде сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев