Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Товарың үзеңнән артса, “Экомаркет. Тере авыл”га китер

7 август көнне районда гына түгел, тирә-якта беренче тапкыр "Экомаркет. Тере авыл" дигән кооператив ачылды. Бу авыл халкыннан җыелган продукцияне турыдан-туры кибетләргә чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Авыл халкы гомер-гомергә үзенең бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мал асрап көн күргән. Үзеннән арткан продукциясен сатып, гаилә бюджетын тулыландыру хәстәрен күргән. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен...

7 август көнне районда гына түгел, тирә-якта беренче тапкыр "Экомаркет. Тере авыл" дигән кооператив ачылды. Бу авыл халкыннан җыелган продукцияне турыдан-туры кибетләргә чыгару мөмкинлеге бирәчәк.
Авыл халкы гомер-гомергә үзенең бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мал асрап көн күргән. Үзеннән арткан продукциясен сатып, гаилә бюджетын тулыландыру хәстәрен күргән. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә киткән хезмәтләрен кызганмый. Ә менә әзер продукцияне каядыр урнаштыру - күпләр өчен олы мәшәкать. Бар кеше дә базарларга барып, үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимешне сатып утыра алмый. Шуның нәтиҗәсендә үзеннән арткан продукциясе бакчасында череп калган кешеләр дә юк түгел. Кыскасы, җитештерүче белән сатып-алучы арасында шактый гына киртәләр бар.
Шушы проблеманы хәл итү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең товарларын урнаштыруга нинди юллар белән ярдәм итеп булганлыгы хакында күп уйланалар ТР Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге вәкиле Булат Шәйхразыев белән Уфа дәүләт икътисад һәм хезмәт университетының эшмәкәрлекне үстерү лабораториясе мөдире, "Башак" инновацион бизнес инкубаторы директоры, "Тере авыл" проекты җитәкчсе Ренат Мамаев.
- Без ярты ел буе җирлектә эксперемент алып бардык, - дип яңалыклары белән таныштыра башлады Булат Шәйхразыев. - Авыл халкыннан җыелган продукцияне турыдан-туры кибетләргә чыгару өстендә күп кенә эшләр эшләдек. Моның өчен фән ягыннан белгечләр җәлеп ителде. Шулар белән бергәләп ныклап өйрәнеп, "Экомаркет. Тере авыл" дигән кооператив оештырдык. Аның кибетенә авыл халкы үзе җитештергән продукциясен китереп тапшырачак.
Аның өчен акчасын алачак. Ә без ул продукцияне сатучы белгечләргә тапшырабыз. Сатучылар продукцияне кирәгенчә төргәкләргә төрәләр, этикеткалар ябыштыралар һәм кибет киштәләренә куялар. Товар чынлап та яхшы дип табылган очракта, без аның продукциясенең партиясен күбәйтүне сорыйбыз һәм әлеге продукцияне Казанга Агропромпаркка озатабыз. Кичә бер Газель машинасы белән Казанга яшелчәләр илтеп кайттык. Агропромпарк бүгенге көндә товарларга мохтаҗлык кичерә. Фермерлар анда үзләре барып продукциясен сатачак, дигән фикер дә ялгыш булып чыкты. Чөнки фермерның фермасын ташлап, анда барып сату мөмкинлеге дә, вакыты да юк. Берүзе барысына да җитешә алмый, аннан да бигрәк, аларның сату тәҗрибәсе юк.
- Дөрестән дә, бик күп фермерлардан да, эшмәкәрләрдән дә, продукцияне җитештерү белән мени, сату мөмкинлеге юк бит дигән фикерне ишетергә туры килә.
- Минем күзлектән караганда, сату проблемасы юк, ә сата белмәү проблемасы бар. Шуңа күрә без эшмәкәрләрне берләштереп, кооператив оештырырга җыенабыз. Бирегә эшмәкәрләр, фермерлардан тыш, гади халык та үзе җитештергән продукциясен тапшыра алачак. Инде пенсионер апалар товарларын китерә башладылар. Кемдер тавык, кемдер йомырка, кемдер яшелчәсен китерде. Без аларны товарларын ничек итеп төргәкләргә төреп, этикеткалар ябыштырып китерергә икәнлегенә өйрәтеп җибәрәбез. Андыйларын югарырак бәядән, ә болай гына китергәннәрен түбәнрәк бәядән алабыз.
Әлеге проектны Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге һәм "Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе курьерлык итә.
"Экомаркет. Тере авыл" кооперативын ачу тантанасында "Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин да килгән иде. Без аннан да әлеге яңалык хакында фикерләре белән кызыксындык.
- Без бүген Актанышта якын-тирә районнарның эшмәкәрләрен җыеп, зур гына сөйләшү уздырабыз. Әлеге сөйләшүнең төп максаты булып, эшмәкәрләрне киләчәктә үзләре җитештергән продукцияләрен базарларда нинди рәвештә һәм файдалырак итеп сата алуга өйрәтү тора. Чит илләрдән продукция кертүне тыю безнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә Россия базарларында үз урыннарын табуга мөмкинлек бирә. Казанда Агропромпарк кешегә үзе җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге бирсә дә, ерак районнарда яшәүчеләрнең барысы да анда бара алмый. Шуның өчен республикада берничә районны берләштергән берничә үзәк булдырырга кирәк дип исәплибез. Аның беренчесен Актанышта оештырдык. Киләчәктә Актаныш, Мөслим, Минзәлә районында яшәүчеләр үзләре җитештергән продукцияләрен бирегә китерерләр дип ышанабыз.
- Шактый гына тикшерүләр нәтиҗәсендә фәнни яктан ачылган ачышларны җәмгыятькә тәкъдим итү дип тә кабул итәргә кирәктер моны, - диде Ренат Мамаев. - Өстәл артында гына алган белем белән чикләнмичә, гамәли күнекмәләр өстендә эшләп, тәҗрибәне арттыру сорала торган заманда яшибез. Үзебез җитештергән продукцияне заманча итеп халыкка тәкъдим итә белү дә зур осталык сорый. Әлеге "Экомаркет. Тере авыл" кооперативы эшмәкәрләргә дә, гади авыл кешесенә дә шул яктан отышлы булачак. Биредә товар сату гына түгел, авыл җирендәге яшь белгечләрне эшкә өйрәтүне дә максат итеп куябыз.
"Экомаркет. Тере авыл" кооперативының кибет киштәләрендә ниләр генә юк. Биредә үзебездә үстерелә торган барлык төр җиләк-җимешне, яшелчәләрне күрергә була. Теләге булганнарга казылыгы да, ак мае да бар. Шулай ук, сөтне дә махсус шешәләргә тутырып алырга була. Кыскасы, җаның ни тели, шул бар. Кооперативны ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов та катнашып, үзенең фикерләрен җиткерде. Эшмәкәрләр тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге яңалыкның район җитәкчелеге ягыннан хуплануын белдерде. Аның дәвамлы булуын теләде.
- Калган кибетләрдә әзер товарны сатсалар, "Экомаркет. Тере авыл" кооперативы продукция җитештерүчеләргә үз товарларын матур итеп төргәкләргә төреп, этикеткаларын ябыштырып, сатып алучыларга тәкъдим итү мөмкинлеге дә бирә. Товар җитештергән барлык кеше дә үз товарын төргәкләргә төрә, товарына реклама ясый алмаска мөмкин. Әле аның маркетинг дигән өлеше дә бар. Бу кооперативта шуның өчен җаваплы кешеләр бар. Шушы кооперативны оештыручыларга минем чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.
Алда әйткәнебезчә, аның ачыласын белүчеләр инде үзләре җитештергән продукцияләрен тапшырып, файдасын да күрергә өлгергәннәр.
Дилара Исмакаева:
- Мин үзем укытучы булып эшләсәм дә, җәй айларында бакчамда бик күп яшелчә үстерәм. Шушы кибетнең ачылуын ишеткәч, мин дә үзем үстергән 40 килограмм суганымны бирегә керттем. Ул Казанга кадәр сатуга җибәрелгән. Кыяр, кишер, сарымсакны да керттем. Йомырканы да бирдем. Яшелчәне акча өчен түгел, ә әлеге шөгыльне яратканга күрә үстерәм. Башкалар да бирегә үзләреннән арткан продукцияләрен китерә алалар.
- Әле сез Мөслимдә үткән эшмәкәрләр семинарына да баргансыз икән.
- Әйе, миңа, бармыйсыңмы, дигәч, бик теләп ризалаштым. Зәй, Азнакай, Мөслим, Актаныш районнарыннан барысы 34 кеше җыелган иде. Безне каз фермасына алып бардылар. Аны ничек эшкәртү, каклау технологиясен күрсәттеләр. Виктория басуы, үрдәк фермасы белән таныштык. Бик ошатып кайттым.
Киләчәктә әлеге кибетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, теләге булган кеше авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алсын, теләге булганнар, үзләреннән арткан продукциясен бирегә тапшырып, файдасын күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Товарың үзеңнән артса, “Экомаркет. Тере авыл”га китер

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев