"Әнәк" агрофирмасы районыбыз хуҗалыклары арасында иң алдынгылар сафында. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр- кайсын гына алсаң да сокланып сөйләрлек. Яхшы команда - белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, тырыш эшчеләр тупланган. Аларның сәләтен, мөмкинлекләрен дә күрә белә агрофирма җитәкчесе.
"Әнәк" агрофирмасында үткән гамәли киңәшмә Иске Айман бүлекчәсенең ындыр...
"Әнәк" агрофирмасы районыбыз хуҗалыклары арасында иң алдынгылар сафында. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр- кайсын гына алсаң да сокланып сөйләрлек. Яхшы команда - белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, тырыш эшчеләр тупланган. Аларның сәләтен, мөмкинлекләрен дә күрә белә агрофирма җитәкчесе.
"Әнәк" агрофирмасында үткән гамәли киңәшмә Иске Айман бүлекчәсенең ындыр табагында башланды. Август азагында яуган яңгырлар уҗымны дымлы туфракка уңышлы чәчәргә мөмкинлек биреп, үсемлекләрнең тишелешенә уңай йогынты ясады. Сер түгел: уҗымның торышы аның үз вакытында тиешле җиргә чәчелүенә бәйле. 2013 ел уңышының нигезен тәшкил иткән уҗымнарны тәрбияләү, агулау эшләренә "Нигез", "Нур", "Наратлы", "Ташкын" хуҗалыклары керешкәннәр. Хәзерге вакытта уҗымнар беренче чыныгуларын алган инде.
Алда мал баш саннарын саклап калу гына түгел, арттыру, хуҗалыклар белән хакимият арасында төзелгән килешүгә карата планны ел ахырына кадәр ничек тә үтәп чыгу бурычы торса да, моңа ирешү юлында җитди киртәләр бар. Шуларның иң борчу тудырганы - лейкоз авыруы. "Әнәк" агрофирмасының терлекләрен бу авырудан савыктыруда үз алымы. Иске Айман бригадасында асрала торган таналарның лейкозлылары аерым тәрбияләнә. Авырлыгы җиткәннәрен ит токымлы үгезләр белән каплаталар. Бозаулаганнан соң, таналарны ит комбинатларына озаталар. Авыру терлекләрдән акрынлап арына бару максатында эшләнә бу. Шулай итеп, быел агрофирма лейкоз авырулы 170 танадан котылачак.
Әтәс бүлекчәсе савым сыерларына җайлаштырылган. Торак идәннәре сыйфатлы бетон белән түшәлгән, бу үрнәкне башкалар да үз итә ала. Агрофирма бүген 16 тонна сөт сата, узган елгыга карата 2 тоннага артыграк ул. Семинарда сөтнең сыйфаты турында да сүз булды. Бу бигрәк тә сатылган 1 кг сөт өчен федераль үзәктән субсидияләр алу мөмкинлеге тудырылган вакытта актуаль мәсьәлә. Ә аңа ия булу өчен нәкъ менә сөтнең сыйфаты югары булырга тиеш.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 7 ноябрь, 2012 88 (9731) санында
Нет комментариев