Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яратып эшләгән эш куаныч китерә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 18 август иртәсенә хуҗалыкларда 23 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу гомуми фаразның 50 процентын тәшкил итә. Ягъни ярты эш бетте дип әйтсәк тә, арттыру булмас. Аерым хуҗалыкларга килгәндә исә, инде шактые әлеге санны узган. "Актаныш", "Әнәк"...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 18 август иртәсенә хуҗалыкларда 23 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу гомуми фаразның 50 процентын тәшкил итә. Ягъни ярты эш бетте дип әйтсәк тә, арттыру булмас.
Аерым хуҗалыкларга килгәндә исә, инде шактые әлеге санны узган. "Актаныш", "Әнәк" агрофирмалары, "Башак", "Ташкын", "Чиялек", "Чәчер", "Янаул", "Таң" хуҗалыкларында башкарылган эшнең күләме 50-60 процент. Көннәр шулай торганда, шөкер, әлеге сан артуга гына бара.
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта урып-җыю тәмамланып килә инде. Уңыш вәгъдә иткән гомуми мәйданнарның 15 проценты гына хезмәт көтә. Берәүләр, "җире аз аларның, бетми нишләсен" дияр. Чагыштыра китсәң, беренче карашка гына аз тоела ул. Хуҗалыкта 4385 гектар гомуми сөрем җирләренең 2317 гектарыннан уңыш алырга ниятлиләр. Мисал өчен, "Янаул" хуҗалыгында урып-җыюга тәгаенләнгән мәйдан 1364 гектар, "Таң"да - 2005, "Нива" хуҗалыгында - 2494, "Ташкын" хуҗалыгында - 1480, ягъни, башкалар белән чагыштырганда, җыеп аласы мәйданнар әллә ни аз түгел, дип әйтүем. Уңышның серен читтән эзлисе юк: быел нурбаянлылар урып-җыюга тәүгеләрдән булып җиң сызганды. Хуҗалыкта көзге бодай, борчак уңышын җыеп алганнар инде, бүгенге көндә арпа басуында эш кайный.
- Урып-җыю кампаниясен 24 июль көнне башлап җибәргән идек, бүгенге көнгә 50 мең центнердан артыграк икмәк җыйнап алдык. Уңышы уртача 1 гектардан 25 центнер. Бу күпертелгән сан түгел, чынбарлык. Явым-төшемнәр бик мактанырлык булмаса да, булганына канәгать. Урып-җыюда 4 комбайн катнашты. Бүгенге көндә соңгы гектарларда эш кайный. Егетләргә сүз әйтерлек түгел, бик тырыш булдылар. Инде калганын да исән-имин башкарып чыгарбыз, дип ышанып калам, - ди хуҗалыкның баш агрономы Глүс Фәтхуллин.
Хуҗалыкның комбайнчылары, чыннан да, сынатмый, кулларына туфрак учласа алтын итәрдәй алар. Равил Сәлимов, Рафис Шәймәрданов, Илшат Ханнанов, Айрат Нуртдиновның эш күрсәткечләре район механизаторлары арасында үрнәккә куярлык. Шуны исәпкә алып, 16 август көнне район башлыгы Фаил Камаев, "Тукано" комбайннарында 20 мең центнерга якын уңыш җыеп алуга ирешкән Равил Сәлимовны һәм Рафис Шәймәрдановны район хакимиятенең акчалата премиясе белән хөрмәтләде. Ә район мәдәният хезмәткәрләре кызу урак өстендә хуҗалыкта хезмәт куючыларга үзләренең җыр-моңнарын юллады.
Урып-җыюның әле яртысы гына тәмам, шуңа да алдынгы комбайнчыларны хөрмәтләү алга таба да дәвам итәчәк. Ә үзләре һәм тырыш хезмәтләре белән газетабызның алдагы саннарында таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев