Реклама
Авыл хуҗалыгы сулышы
Язгы чәчү дәвам итә: Буа – лидер, Югары Ослан – азакта
Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 майга 933,4 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу - планлаштырылган мәйданның 54 %ы дигән сүз. Татарстанда бер көн эчендә чәчелгән мәйдан - 100,1 мең гектар тәшкил итә. Узган ел бу көнгә гомуми чәчү башкарылган...
Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 майга 933,4 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу - планлаштырылган мәйданның 54 %ы дигән сүз. Татарстанда бер көн эчендә чәчелгән мәйдан - 100,1 мең гектар тәшкил итә. Узган ел бу көнгә гомуми чәчү башкарылган мәйдан 1090,1 мең гектар (63 %) булган.
Республика буенча бөртекле культуралар бүгенә 676,6 мең гектарда (64 %) чәчелгән. Шул исәптән борчак - 48,1 мең гектар (78 %), арпа - 358,1 мең (89 %), сабан бодае - 189,3 мең гектар (40 %) мәйданны тәшкил итә.
Фаразланган мәйданга карата эш үтәлеше буенча Буа районы лидерлар рәтендә. Алар чәчү эшенең 68 %ын төгәлләгән инде. Нурлат районында бу күрсәткеч - 66 %, Әлмәттә - 65 %, Түбән Камада - 64 %, Апаста - 63 %, ә Зәй белән Әтнәдә 62шәр %.
Пландагы мәйданның үтәлеше аз булган районнар - Югары Ослан (35 %), Әгерҗе (40 %), Баулы (42 %), Тукай һәм Ютазы (43әр %).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев