Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бездә яхшы үскән помидор сортлары

Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше «буш» була. Шуңа да үсентесез калмас өчен башта аларны тозлы җылы суга салып карарга кирәк. Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз салып, шуңа помидор орлыкларын салып болгатырга. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны чайкарга онытмагыз.

Безнең төбәктә үстерү өчен түбәндәге сортлар яхшы:

  • «Москвич» – иртә өлгерә. Аның аскы сабакларын өзәргә, таякка бәйләргә түгел. Шытып чыкканнан соң 80 көндә пешә
  • «Монгольский карлик», «Драгоценность» сортлары да тиз өлгерә. Аларны тәрбияләве җиңел. Фитофтора башланганчы өлгереп җитә. Төп уңыш өлгергәнче, июльдә ашый башларга мөмкин.
  • «Взрыв», «Сладкий мой», «Бедуин», «Желтоплодный золотой», «Драгоценность», «Русский любительский сладкий», «Розовый гигант» сортлары бик яхшы.
  • «Долгохранящиеся» сорты да бик популяр. Помидор сабакта кызармый, аны яшел килеш җыялар, кыш айларына кадәр кызара.
  • «Бычье сердце» (гибрид). Чиргә бик бирешеп бармый. Корылыкта да яхшы үсә.
  •  «Дамские пальчики» – иң әрсез сорт. Салкыннан, яңгырдан курыкмый. Кышкылыкка тозлап кую өчен яхшы.
  •  «Белый налив» сорты салкынга чыдамлы. Сабагы ярты метрга кадәр җитә. Помидоры итләч, фитофторозга бирешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев