Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Чүп үләннәре әчеткесен яшелчәләргә сипсәң, уңыш бермә-бер арта

Бакчачылар бәрәңге түтәлендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер «буып» алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгечләр әйтүенчә, «икенче икмәк»нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.



Кыяк үлән бик әрсез, ул хәтта бетонны да тишеп чыгарга сәләтле. Аңа каршы ныклап көрәшергә кирәк. Басу-кырларда махсус гербицид сипсәләр, бакчада исә аның тамырын чүпләп кенә бетереп була. Ә менә эт эчәгенә килгәндә, аның тамырын күпме генә чүпләсәң дә, бетерү мөмкин түгел. Эт эчәген, яшелчәләргә зыян китерми генә, керосин белән юк итәргә була.

Бакчада үскән чүп үләннәренә килгәндә, тузганак, кычыткан, ромашка, сәрдә кебекләрен бакча туфрагын яхшырту өчен кулланырга мөмкин. Аларны җыеп, суга салып әчетеп, яшелчәләр үсешен яхшыртырга була. Шулай ук җәй буе бер күчкә җыеп, черемә ясап, икенче елда туфракны баетыр өчен куллансагыз, менә дигән ашлама барлыкка килә.

Үзләренннән үзләре тишелеп чыккан үләннәр бакча туфрагына "диагноз" куярга да сәләтле. Һәр үләннең яраткан туфрагы була. Әгәр дә моңа кадәр үскән үлән бакчагызда күренми башласа, димәк, туфрак составы үзгәргән. Аңа нидер җитми башлаган.

Наратбаш белән бака яфрагы үскән бакчаларда туфрак ачы була.
Үги ана яфрагы, сарут, билчәнле бакчаларда ачылык тиешенчә.
Бәрәңге бакчагызда алабута күпләп үсә икән, димәк, бәрәңге урынын үзгәртергә вакыт җиткән.
Бәрәңге үстереп арыган туфрак, ирексездән "чаң" суга, алабута үстереп, халыкка "хәбәр" бирә. Әмма без моны аңламыйбыз, анда бәрәңге үстерүне дәвам иттерәбез. Җәй ахырында, көз айларында бакчагызда чәчәк атучы чүп үләннәре күренә башласа да уйланыгыз, бу - туфрак ярлыланган, аңа черемә кертергә кирәк, дигәнне аңлата.

Хәзер күп кенә бакчаларда тузганак баш калкытты. Азып китмәсен өчен, аны бүгеннән үк юк итү чарасын күрергә кирәк. Чәчәк атканнан соң ул бөтен орлыгын бакчага чәчәргә мөмкин. Тамырын җыеп ташларга. Ә яфракларын ваклап, туфракка күмәсең икән, ул кирәкле бөтен минераль матдәләр барлыкка китерергә сәләтле.

Бакчагызда укроп, тмин үстерегез. Аларның исе корткычларны китерми. Укроп исә кыярны үз иткән корткычларны да куркытуга сәләтле. Шулай ук корткычлар әрем исен дә яратмый. Агач төбендә әрем үсә икән, аны беркайчан да йолкырга ярамый. Кәбестәгә корт төшмәсен дисәгез, аның янәшәсендә әлеге үсемлекләр үсәргә тиеш. Ә менә кычыткан лайлач, әкәм-төкәмнәрне бакчага якын китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев