Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре

Бу эшләрнең барсын да вакытында башкарырга кирәк.

  • Агач һәм куакларны чирләрдән һәм корткычлардан саклагыз. Бу максатка алмагач һәм грушаларны паршадан, крыжовникны ончыл чыктан саклаучы препаратлар кулланыгыз. Шулай ук корткычлар ияләшмәгәнме икәнен тикшерегез. Гөмбәчек авыруларына каршы яфракларны 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә мөмкин.

 

  • Агач һәм куакларга су кирәк! Җәй башында күпчелек агач һәм куакларга быелга тәүге тапкыр мул итеп су сибәләр (күпме кирәген һава торышына һәм агач-куакның яшенә карап чамалагыз).

  • Туфракны йомшарту һәм мүлчәләү. Су тамырларга тизрәк үтеп керсен һәм агач һәм куакларның тамырларына файда китерсен өчен кәүсә тирәли туфракны йомшартыгыз һәм мүлчәләгез. Бу сезгә чүп үләннәреннән һәм туфрак кибеп ярылудан котылырга ярдәм итәр.

 

  • Бакча җиләген яхшы тәрбиялә! Чәчәк аткан һәм җиләк өлгергән чорда алар мул итеп су сибүгә мохтаҗ була (1 кв. м. га 20-30 л. су кирәк). Шулай ук яшь яфраклар һәм татлы җиләкләр белән сыйланырга яратучы корткычларга да үрчергә ирек бирмәгез. Моннан тыш күкшел черек белән авырмасыннар өчен куак төпләрен мүлчәләгәез.

 

  • Агач тирәсендә үсеп чыккан яшь үсентеләрне, бу сортны үрчетергә теләмәсәгез, көрәк белән чокып алып ташлагыз. Әгәр хәл контрольдән чыга һәм яңа үсентеләр зур мәйданны биләп ала икән, мондый очракта гербицидлар кулланалар. Ләкин тәҗрибәле бакчачылар гердицидлар белән сак булу кирәклеге хакында искәртә, чөнки алар агачның үзенә дә зыян китерергә мөмкин.

 

  • Әгәр яздан агачларга прививкалар эшләгәнсез икән, әле аларга аеруча игътибар бүлегез: зәгыйфьләреннән һәм үсеп китә алмаганнарыннан арыныгыз. Әйткәндәй, ялганган ботак артык кинәт үсеп китә икән, аның очын өзәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев