Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

КАДЕТ МӘКТӘП-ИНТЕРНАТ ТЕПЛИЦАЛАРЫНДА: ЯЗ КӨНЕ “МАША”, КӨЗ КӨНЕ “БРЕНДИ” ШАУЛАП-ГӨРЛӘП УҢЫШ БИРӘ!

Инкяр итмәссез, мәктәп алды бакча участокларында укучылар яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә, үзләренең тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп җәйге-көзге уңышка ихлас сөенә. Соңгы елларда мәктәп алды бакчачылык участоклары күп кенә район, шәһәр мәктәпләрендә ныклап каралмый, игътибар да юк кебек. Ә менә Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатының тәҗрибә участогы шактый зур, биредә ике теплица да бар.

Алар заманча, поликорбанат белән тышланган, эчендә дә җылы, үсентеләр үстерер, мул уңыш алыр өчен менә дигән шартлар бит бу! 
Әле газ күп авылларда булмаган чакта ук, 1989нчы елны бу теплицалар газификацияләнгән. Теплицаларга таба матур итеп брусчаткадан сукмак та түшәлгән, димәк һава торышы нинди булса да, теплицага барганда пычракка батмыйсың!  Кышкылыкка кар тотуның теплицага әллә ни файдасын күрмиләр икән. Узган ел, өченче ел кар тоту практикасы булган монда.


Тулырак бу хакта миңа Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты директоры Илсур Ялалов сөйләде. 

Мәктәп директоры укучыларны эшкә хәтта үзе өйрәтә. Үрнәк алырлык директор!Мәктәп директоры укучыларны эшкә хәтта үзе өйрәтә. Үрнәк алырлык директор!

– Безнең мәктәп яны тәҗрибә участогында ике теплица бар. Һәрбесе 120 кв.метр, икесе бергә 240 кв.метр. Берсе җылытылган әлеге вакытта, икенчесенә ямьле май айлары җиткәч җылытылган теплицадан тегесенә кыяр, помидор үсентеләрен күчереп утыртабыз. Мин мәктәпне җитәкли башлаганда, кабул иткәндә, 2011нче елда бик ташландык хәлдәләр иде.
Илсур Индусович, күреп торабыз, хәзер алар бик төзек һәм җыйнак кына. Нәрсәләр эшләнде, теплицаларны саклап калу өчен?
– Ремонт эшләрен башкардык иң башта монсына, 97 меңгә төште. Янәшәдәгесен 2012нче елны төзекләндердек, 105 меңгә төште һәм 7 ел саен түбәләрен алмаштырып торабыз. Кышкы һава торышы көйсезлекләре вакытында түбә өлешләренә зыян күп була, тишкәләнеп бетә... 
Елына ничә тапкыр уңыш алып, экологик чиста яшелчәләр белән сыйланасыз?
Без елына ике тапкыр уңыш алабыз. Тәүгесе, хәзер утыртабыз да майга безнең кыяр өлгереп җитешә. Балалар өчен ашханәгә кулланыла ул(“Айяр” кибете Чаллыда аны махсус тикшерү ясап алып кайта). Артыгын сатабыз да. Икенче уңышны 1 июльдә утыртабыз да, 1нче сентябрьгә өлгерә. Салкыннар башланганчы, без 3 ай чамасы үзебезнең тәмле кыярлар белән ашатабыз укучыларыбызны ашханәдә, сыйлыйбыз.
Кыярдан тыш ниләр утыртасыз?
– Помидор үсентеләре, ашка салырга суган, укроп утыртабыз. Теплицада температура булырга тиеш 26,5 С. Аннан да түбән була икән кыярның үсеше туктала. Нык иртә утыртсак, февраль ае башында, салкыннарга чыдам булмыйлар. 


Әлегесе вакытта укучы егетләр җирне казып, тирес белән ашламаландырган чаклары иде.  Апрель урталарында, 3-4 яфрак чыгаргач кыярны теплицага чыгарып утыртуны уңай күрәләр икән. 

– Мин үзем бу теплицаны монда эшли башлаганнан бирле, 9 ел үстерәм. Кыяр орлыкларын без Актаныштан, Дания ападан кайтарттырабыз. Олы пачкалы, 250 штуклы. Язга кыярларның «Маша» сортын сайласак, көзгә уңышны мул бирә “Кураж” һәм “Бренди” сортлары. Иң башта стаканнарда үстерәбез, әле 50 үсенте монда. Катлаулы ашламаны бер кашык күләмендә сибәбез. Бер 15-20 сантиметр үскәч таякларга бәйләп җиргә күчерәбез. Помидор беркайчанда салкынга бирешми, минуска гына температура китмәсен. Ә кыяр җылылык ярата ул, ди Филарис Шәрәфетдинов. Ул теплицага җитәкчелек итә.


Суны исә бик күп сипмиләр, 2 көнгә бер. Дымлы гына булып тора, яхшы үсә. Җәй көне дә бик ишекләрне ачып ташламыйлар.
Чираттагы әңгәмәдәшем, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, хезмәт дәресе мөгаллиме Камил Корбанов:

– Технолгия дәресләре 5 сыйныфтан алып 8нчегә тиклем керә. Укучылар яратып теплицаны карый, бакчалылыкка өйрәнә. Үзләренең хезмәтләренең җимешләрен татып карау, тир һәм көч түгеп үстергән яшелчәләр белән сыйлану – алар өчен бик куанычлы.


Егетләр, 8нче сыйныф укучылары Илнар Фәррахов, Динислам Йосыпов, Руден Чикирёв(Нефтекамадан) һәм Илья Шәйхмурзин бертавыштан мондый хезмәт дәресләре бик ошаганлыгын, хезмәттән авырсынмаганнарын һәм үзең үстергән яшелчә аеруча кадерле булганын билгеләп үттеләр. Афәрин, егетләр!

Әлеге вакытта теплиөада бик тәмле суган үсә.


Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Белем алу, үзеңдә әхлак нормалары булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барсы да кешенең тырыш хезмәт тәрбиясе. Хезмәт баланың күңеленә кече яшьтән үк үтеп керсә, шул эшләрне башкаруыннан тәм тапса, ул аңарда тырышлык һәм кызыксынучанлык омтылышын үстерсә, авырлыклар алдында баш имәсә, боларга өстәп кеше яшәеше өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге тудырса, әнә шул вакытта ныклы тәрбия нигезе була инде ул – хезмәт! Хезмәт матурлыгын барлыкка китерү – тәрбиянең тулы бер өлкәсе ул. Кәзкәй авылындагы кадет мәктәп-интернатның бакча участогында, теплицаларда эш гөрләве дә – моңа ачык дәлил.

 

Фотосурәтләрдә: былтыргы уңыш та зарарланырлык булмады, киресенчә куандырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев