Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Көзге бакчада: Алмагачка аерым игътибар

АЛМАГАЧЛАРГА килгәндә, аларның җимешләрен үз вакытында җыеп алу мөһим.

  • Бер яктан караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы – аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче яктан караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озакка сузылган яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк. Аларны бакчадан читкә чыгарып җиргә күмү яхшы.
  • Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар кертү мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метрына якынча 3-5 килограмм органик ашлама, 10-12 грамм калий һәм 3-40 грамм суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 сантиметр тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев