Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Лаләләрне кайчан утыртырга?

Суганчалы чәчәкләр- нең кайберләрен көздән бакчага утыртып калдыру дөресрәк.

 
Көз көне утырткан һәм
суыкларга кадәр тамырланыр-
га өлгергән суганчалар әйбәт
кышлый. Алар яз көне бик тиз
шытып чыгып, яңа гына утыр-
тылганнардан иртәрәк чәчәк
ата башлый.
Бакчада суганчадан үс-
терелә торган иң популяр
чәчәкләрдән боҗыр уты (ряб-
чик императорский), лилия,
лалә (тюльпан), нәркис, сөм-
бел (гиацинт), тычкан сарым-
сагы (аллиум), умырзая, ирис,
мускари, язгы крокусны (һ.б.)
атап булыр иде.
Суганчаларны көзен көн-
нәр суытканчы ике-өч атна
алданрак утыртырга кирәк.
Гадәттә, сентябрь азагы – ок-
тябрь башында. Иң мөһиме – бу
вакытта тәүлекнең уртача тем-
пературасы +5 градустан түбән
булмасын.
 
Суганчалы чәчәк утырту
үзенчәлеге:
 
1. УРЫН САЙЛАУ
Суганчалы үсемлекләр-
не кояшлы, су җыелып тор-
мый торган урында утыртыр-
га кирәк.
2. ТУФРАК ӘЗЕРЛӘҮ
Туфрак каты булса, ком һәм
черемә кушарга.
3. СУГАНЧАЛАРНЫ
УТЫРТУ
Чокырның тирәнлеге су-
ганчаның үзеннән ике-өч тап-
кыр зуррак булырга тиеш (ли-
лияләрне – 20-25, лалә һәм
нәркисләрне – 15-20, умырзая,
крокус, мускари һәм ирисләр-
не 5-10 сантиметр тирәнлектә
утырталар). Суганчалар бер-
берсеннән 10-15 сантиметр
ераклыкта булырга тиеш.
4. МҮЛЧӘ БЕЛӘН
КАПЛАУ
Чәчәк суганнары утыртыл-
ган җирнең өстен мүлчә (на-
рат кайрысы, корыган яфрак-
лар һ.б.) белән каплау дымны
һәм үсемлекне суыклардан сак-
ларга булыша (язын бу җирне
мүлчәдән чистартырга оныт-
магыз).
5. СУ СИБҮ
Суганчаларны утырткач,
аларга тамырланырга булышу
өчен су сибү зарур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев