Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата

Һәр үсемлекнең дымга таләбе төрле.


Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата. Дымлы һавада чәчәкләре авыр серкәләнә. Дым һәм кальций җитешмәгәндә помидор җимеш очы черегенә бирешергә мөмкин. Суны чамасыз сибәргә ярамый, ул җәелеп үсә, помидоры аз була. Помидорларын җыярга 20-30 көн кала су сибүне туктатыгыз.
Кыяр — тропик үсемлек, ул туфракның да, һаваның да дымлы булуын ярата. Аңа даими су сибәргә кирәк. Рәт арасына буразна ясап, суны шуннан агызу тамыр череге чире куркынычын киметә. Һаваның дымлылыгын арттыру өчен теплицага савыт белән су куегыз.
Кәбестә дым ярата. Уртача өлгерешле кәбестә — июльдә, соң өлгерешлеләре августта дымга аеруча мохтаҗ. Кәбестәгә суны өстән яңгыр кебек сиптерү дә файдалы, аның зур яфраклары суны парга әйләндерә.
Борычка коры һәм дымлы туфрак кирәк. Ул кыска гына вакытка җире кибүне дә авыр кичерә. Суны төбенә генә сибегез.
Кабак, патиссон, ташкабакка еш су сибәргә кирәк. Су яфракларына тияргә тиеш түгел.
Чөгендергә суны даими сибегез. Дымга кытлык булганда ул катылана, тәмле булмый.
Кишер корылыкка чыдам, әмма дым җитешмәгәндә тиешенчә үсә алмый. Ул җәйнең икенче яртысында төбен үстерә, август уртасыннан сентябрь башына кадәр суны мул итеп сибегез. Бу вакытта суны даими сипмәүдән кишер ярыла башлый. Казырга ике атна кала су сибүне туктаталар. Казыр алдыннан кичтән су сибегез, болай ул сусыллана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев