Роза чәчәкләрегезне кырмыскалар «яратса»
Гомумән, барлык чәчкәләргә дә бу бөҗәкләр һөҗүме күренә.
Тәҗрибәле бакчачыбыз җавабы нинди булыр икән?
— «Муравин», «Гром», «Кинмикс», «Алатар», «Великий воин» кебек препаратларны инструкциясендә күрсәтелгәнчә сибегез. Чәчәк — ризык түгел, «химия» кулланудан курыкмагыз. Кырмыскадан соң гадәттә үлән бете пәйда булырга мөмкин. Караштырып торыгыз: монысы барлыкка килсә, тагын берәр препарат белән эшкәртегез. Төпләренә көл сипсәгез дә була. Яфракларына тисә дә ярый. Өстән генә сипмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев