Теплицада кыяр төймәләре ни өчен саргая?
Теплицада кыяр үстерүчеләр мондый проблема белән еш очраша: яшелчә яхшы гына чәчәк ата, төймәләр ясала башлый, әмма тиз арада алар саргая һәм коела.
Кыяр төймәләре саргаюның сәбәпләрен өч зур төркемгә бүләргә мөмкин: начар шартлар һәм дөрес тәрбияләмәү, тукландыру кагыйдәләрен бозу, авырулар һәм корткычлар. Кайчак моңа серкәләнү булмау яисә куакта төймәләрнең артык күп булуы да сәбәпче булып тора. Тырышлык уңышсыз тәмамланмасын өчен, бу проблемаларны вакытында чишәргә кирәк.
Төп сәбәпләр – начар шартлар һәм дөрес тәрбияләмәү
Яхшы уңыш алу өчен үсемлеккә яктылык, тиешле температура, дымлылык һәм дөрес ашлама кирәк. Бер генә фактор игътибардан читтә калса да, кыяр төймәләре саргаячак.
Яктылык җитмәү һәм куакларны үтә куе утырту
Фотосинтез процессы кояш нурлары астында гына бара. Яктылык җитмәгәндә үсемлек үсеше туктый. Теплицада яктылык җитмәүнең төп сәбәбе — кыяр орлыгын бер-берсенә үтә якын утырту, теплица түбәсенең пычранган булуы яки дөрес урнаштырылмавы.
-
Кагыйдә: Стандарт буенча 1 кв.м җиргә 4 куактан да артык кыяр утыртырга ярамый. Еш утыртсагыз, үсентеләр су, яктылык һәм азык өчен көрәшә башлый. Артык куакларны утап алгач кына төймәләр саргаюдан туктаячак.
Температура режимын бозу
Кыяр үсү өчен нормаль температура диапазоны — +18°Cдан +30°Cга кадәр. Кыска вакытка ул +35°Cка кадәр күтәрелә ала. Температура кискен үзгәргәндә, үсемлек авырый һәм үлә.
-
Иртә язда теплицада көндез җылы һәм уңайлы булса, кич һәм төнлә һава температурасы кискен түбәнәя. Үсентеләр өши, төймәләре саргаеп коела. Температураны махсус датчиклар яки гади термометр белән контрольдә тоту зарур.
Һава дымлылыгы һәм аның йогынтысы
Теплица эчендәге оптималь һава дымлылыгы 60%тан 75%ка кадәр булырга тиеш. Кыяр — тропиклардан килгән дым яратучы культура.
-
Чамадан тыш дымлылык: Теплица диварларында конденсат (тамчылар) ясалып, ул яфракларга тамса, үсемлек чери һәм яна башлый.
-
Корылык: Һава да, җир дә үтә коры булса да төймәләр коела.
-
Нәрсә эшләргә? Эссе көннәрдә яфракларга көненә ике тапкыр су сиптерегез, теплица эченә сулы бочка куегыз. Конденсат пәйда булганда форточкаларны ачып, теплицаны җилләтегез.
Пар әйләнеше (севооборот) кагыйдәләрен бозу
Теплицада ел саен гел кыяр гына үстерсәгез, туфрак составы ярлылана һәм корткыч микроорганизмнар белән зарарлана. Чиратлаштыру мөмкинлеге булмаса, җирнең өске уңдырышлы катламын 30 см тирәнлектә алып ташларга һәм урынына яңа туфрак салырга кирәк.
2. Су сибү һәм куакны формалаштыру хаталары
Кыяр нәзберек культура, аңа су сибүнең үз кагыйдәләре бар:
-
Суның температурасы +22...+27°C җылылыкта булырга тиеш. Мичтән яки коедан алынган салкын су белән сугарыргга ярамый!
-
Эссе көннәрдә туфрак һәрчак дымлы торсын, болытлы көннәрдә 3-4 көнгә бер сугару да җитә.
-
Һәр куак төбенә 8–10 литр (бер чиләк) су куярга кирәк.
-
Искәрмә: Күпләр туфракны йомшартам дип, кыяр тамырларын зарарлый. Кыярның тамыр системасы өстә булганлыктан, аны тирән йомшартырга ярамый.
Төймәләр саргаймасын өчен, теплица шартларында куакларның артык яфракларын һәм өстәмә үсентеләрен (пасынок) вакытында кисеп, яктылык керсен өчен куакны дөрес формалаштырырга кирәк.
3. Авырулар һәм корткычлар
Бактериоз
Яфрак өслегендә кечкенә тамчылар һәм таплар пәйда була. Алар каралып кибә. 3-5 көн эчендә яфрак тулысынча саргая һәм коела.
-
Дәвалау: Зарарланган өлешләрне кисеп алырга, куакка марганцовка эремәсе сиптерергә. Күрше куакларны бордос катнашмасы (бордосская смесь) кебек бакырлы препаратлар белән атнага бер тапкыр (ике тапкыр кабатлап) эшкәртергә кирәк.
Ончыл чык (Мучнистая роса)
Бу — гөмбәчек авыруы. Башта яфракта һәм сабакта кечкенә пәрәвезләр ясала, аннан алар каралып, ярага әйләнә. Кыяр чәчәген һәм төймәсен коя, үсүдән туктый.
-
Авыру җимешләрне һәм сабакларны өзеп ташларга, куакны фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк.
Корткыч бөҗәкләр
-
Үлән бете (Тля): Июнь ахыры — июль башларында көтүе белән ябырыла. Гәүдәсе 1,5 мм тирәсе, саргылт яки яшел төстә булып, яшь үсентеләрне сырып ала. Аларга каршы инсектицид эремәләре кулланыла.
-
Пәрәвез талпаны (Паутинный клещ): Зурлыгы 1 мм кадәр, төсе сарыдан кызылга кадәр үзгәрә. Бу зыянлы корткыч белән көрәшү өчен акарицид үзлекләренә ия препаратлар кулланыла.
Саргайган кыярларны тукландыру
Ябык теплица мохитенда кыяр микроэлементлар җитмәүдән еш интегә. Комплекслы органик ашламалар белән даими тукландыру бик мөһим. Шул ук вакытта, азот ашламаларын (тирес, сыер тиресе эремәсе, үләннәр эремәсе) чамадан тыш күп кертү дә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә баланс саклау шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев